Флера Хәмитова, Флера (Флёра, Флюра) Харис кызы Хәмитова (икенче ире буенча Ильясова, 1936 елның 2 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан ― 2025 елның 31 мае, шунда ук) ― драма актрисасы, педагог, Камал театры артисты (1961―1985), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы (1985 елдан). Татарстан АССР атказанган артисты (1976). Тәрҗемәи хәле
1936 елның 2 маенда Казанда туган. Казанның 37нче санлы мәктәбендә укыган. 1950-елларда әлеге мәктәпкә укучылар белән очрашуга килгән Салих Сәйдәшев кунаклар өчен әзерләнгән концертта башлап җырлаган Флерага: «Син, сеңлем, гел җырла! Син киләчәктә Мәйсәрәне уйнарга тиеш!» – дип кызның аркасыннан сөя.
1952―1956 елларда Казан педагогика училищесында (1995 елдан көллият) укыганВиртуальный музей. Казанский педагогический колледж.
1956 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясенә укырга керә һәм аны 1961 елда тәмамлый. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.
Башкарган рольләре
24 ел Камал театрында төп рольләрне башкара. Театрга эшкә кайткач ук, баш режиссер Марсель Сәлимҗанов аңа «Зәңгәр шәл»дәге (Кәрим Тинчурин пьесасы, Салих Сәйдәшев музыкасы) Мәйсәрә ролен ышанып тапшыра. Актрисаның драматик таланты янына аның вокаль мөмкинлекләре дә кушылып, Хәмитова башкаруындагы Мәйсәрә образы татар театр сәнгатенең шаһәсәре булып тарихта кала. Икенче бер бәхәссез уңышы ― Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган «Сүнгән йолдызлар» (Салих Сәйдәшев музыкасы) спектаклендәге Сәрвәр роле. Айсылу ― «Миркәй белән Айсылу» (Нәкый Исәнбәт) Мөршидә ― «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин) Сәрби ― «Яшь йөрәклләр» (Фәтхи Бурнаш) Хәмдия ― «Ак калфак» (Мирхәйдәр Фәйзи) Халидә ― «Тормыш җыры» (Мирсәй Әмир) Гайни ― «Миңлекамал» (Мирсәй Әмир) Саҗидә ― «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Туфан Миңнуллин) Гөлҗамал ― «Гөлҗамал» (Нәкый Исәнбәт) һ.б.
«24 ел буе сәхнәдә йолдыз булып балкыган бер чорымда мин театрдан китәргә карар кылдым», ― дип искә ала актриса. 1985 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән һәм актерлык осталыгыннан дәресләр бирә «Яланаяклы кыз» сериалына – 10 ел: Флера Хәмитованың хатирәләре һәм бүгенгесе. «Шәһри Казан», 22.02.2017 Флера Хәмитова. Моңнарыбыз дәшә сезне ВКонтакте, 1.02.2019. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык осталыгы кафедрасының өлкән укытучысы Флера Хамитова. Кино-Театр.Ру.
Фильмография 1979 ― «Возвращение чувств» (Мосфильм, режиссер Марк Осепьян) ― зәңгәр күзле ханымВозвращение чувств (1979). Кино-Театр.Ру 2007 – «Өч аяклы ат» (режиссер Нурания Җамали) ― Зөлхиҗҗә 2006 — «Яланаяклы кыз» (ТНВ каналы, режиссер Нурания Җамали) — Гөлҗамал(дәү әни) «Яланаяклы кыз». YouTube
Шәхси тормышы Беренче ире ― Мәскәүдә укыганда танышкан, ГИТИСның төрекмән студиясендә укыган студент егет. Кызлары Айгөл. Укуны тәмамлагач, гаилә Ашхабадта яшәгән. Казаннан башка яши алмавын аңлагач, Ф. Хәмитова кире Казанга кайтып, Камал театрында эшли. Икенче ире ― Камал театры актеры, ТАССР халык артисты (1972) Дэллюс Гали улы Ильясов (1922―1981). Кызлары Чулпан. Өченче ире ― ГомәрМансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 309-310нчы бит. ISBN 978-5-4494-0086-4.
2025 елның 31 маенда 89 яшендә Казанда вафатРузилә Мөхәммәтова. Күренекле актриса Флера Хәмитова вафат. Татар-информ, 31.05.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 – Татарстан АССР атказанган артисты
Искәрмәләр
Әдәбият Мансур Мортазин. 150 атаклы татар турында. Кызык та, кызганыч та: публицистик язмалар. К.: Мәгариф-Вакыт, 2022, 309-310нчы бит. ISBN 978-5-4494-0086-4
Сылтамалар Флера Хамитова. Кино-Театр.Ру
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Татар артистлары Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан педагогия училищесын тәмамлаучылар Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан мәдәният институты укытучылары