Алсу Кормашева (Алсу Кормаш) — татар журналисты, Азатлык радиосы һәм журналисты. 2023 елның 18 октябрендә Россия хакимияте Азат Европа/Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Кормашеваны тоткарлаган. Россиядә аны буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янаган.
Алсу ― АКШ һәм Россия ватандашы; ире Павел Баторин (телеканал директоры, шулай ук АКШ ватандашы)Муж редактора Idel. Реалии* оказался директором проукраинского русскоязычного телеканала. «Республика Татарстан», 19.10.2023 һәм ике баласы (кызлары Бибисара һәм Мириам288 дней несвободы. Алсу Курмашева возвращается домой. Idel.Реалии, 2.08.2024 ) белән Прагада яши.
Тоткарлау
2023 елда Алсуавыру әнисенә ярдәм итәр өчен Россиягә кайтып килергә карар итте. 2 июньдә Россиядән чыкканда аны тоткарладылар һәм тоткарлау вакытында ук америка паспортын эзләп сумкасына керделәр«Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам». Алсу Кормаш турында ире сөйли. Аңа карата икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы җинаять эше ачылды. Казан җәмәгать мәхкәмәсе бу эш буенча Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салдыЖурналист Алсу Кормашевага икенче ватандашлыгын белгертмәү турындагы эштә хөкем карары көченә керде.
18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен «ят агент» дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Россия хакимияте тарафыннан беркайчан да «ят агент» буларак танылмаган.
20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты. 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде. 1 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул иттеМәхкәмә Алсу Кормашеваның сак астында калуын 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтты.
2024 елның июнендә Русиянең мәхкәмәсенең карары буенча Алсу Кормашка 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Журналистке из Казани Алсу Курмашевой дали 6,5 года колонии.
Реакция
Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырдыДжеффри Гедмин: «Алсуны кичекмәстән азат итәргә чакырабыз». АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэтью Миллер «Бу Россия хакимияте тарафыннан АКШ ватандашларын чираттагы эзәрлекләү» дип белдердеТатар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе. АКШ Сенатында демократлар күпчелеге башлыгы Чак Шумер, БМОның кеше хокуклары офисы, Европа шурасының тышкы сәясәт департаменты башлыгы Жозеп Боррель, АКШ конгрессмены Майкл Маккол һәм башкалар журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырдыТатар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе.
«Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал» хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип таныды«Мемориал» Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды.
Илләр арасында төзелгән килешү буенча алмашу
2024 елның 1 августында Алсу Кормаш һәм тагын Русиядә төрле сәбәпләр аркасында тоткынлыкта булган 15 кеше АКШта һәм Ауропада тоткынлыкта булган 8 русиялегә алмаштырылдыОсвобожденные в рамках обмена с РФ американцы вернулись в США. Алмашу Төркиядә узды. АКШта Алсуны туганнары һәм АКШның президенты Джо Байден һәм вице-президент Камала Харрис каршы алдылар.
Бүләкләр 2024 ― Алсу Курмашева (США – Россия). CPJ's 2024 International Press Freedom Awards. Committee to Protect Journalists.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Азатлык радиосы: Алсу Кормашева эше ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам». Алсу Кормаш турында ире сөйли
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Азатлык радиосы журналистлары