Катерина Сакелларопулу (; 1956 елның 30 мае, Греция, Салоники) ― грек дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Грециянең 13нче президенты (хәзерге өченче Грек Республикасы тарихында сигезенче президент). 2020 елның 13 мартында вазифасына керешә. 2020 елның 22 гыйнварында Греция парламенты тарафыннан президент варисы итеп сайлана. Сайланганчы, 2018 елның октябреннән Грециянең югары административ суды булган рәисе вазифасын башкарган .

Тәрҗемәи хәле 1956 елның 30 маенда Грециядә, Салоники шәһәрендә туган. Каподистрия исемендәге юридик факультетында хокук өйрәнгән. Парижның университетында конституцион һәм административ хокук буенча аспирантура тәмамлаган. 1982 елда Дәүләт советына докладчы итеп кабул ителгән.

Дәүләт советының судьялар хезмәткәрләре ассоциациясе әгъзасы .Ассоциациядә берничә вазифа башкарган: генераль секретарь (1985—1986), вице-президент (2006—2008) һәм президент (1993—1995, 2000—2001) .

2000 елда киңәшче була. 2015 елның октябрендә Дәүләт советы вице-президенты итеп билгеләнә, 2018 елның октябрендә бертавыштан Совет рәисе вазифасына сайлана. Сакелларопулуның гражданлык ирекләренә, экологик проблемаларга һәм азчылыклар һәм качаклар хокукларына сизгерлеге ул вакыттагы сул администрациясен аны бу вазифага тәкъдим итәргә этәрә.

2018 елның 17 июнендә имзаланган һәм Македониянең атамасы турындагы хәл иткән Преспан килешүен хуплый. Дәүләт Советында биткоин-биржасын нигезләүче дип фаразланган россияле Александр Винник эшен алып бара.

Сакелларопулу даими рәвештә фәнни журналларда басыла. Шулай ук «Финанс кризисы һәм Дәүләт советының прецедент хокукында әйләнә-тирә мохитне саклау» (), Papazisis Publications) китабына үз өлешен кертә.

Катерина Сакелларопулуны сәяси аутсайдер дип саныйлар, чөнки ул бернинди партиягә дә карамый. Ул либераль карашларга ия һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым кызыксыну күрсәтә. Сакелларопулу Грециядә һәм консерваторларның йогынтысы көчле булган заманда, грекларның шәхесне раслаучы таныклыгыннан динне алып ташлау идеясен хуплый. Шулай ук мигрант балаларына гражданлык бирү ягында тора.

Президент итеп тәкъдим ителү һәм сайлану 2020 елның 15 гыйнварында Греция премьер-министры Сакелларопулу кандидатурасын Греция Республикасы Президенты вазифасына тәкъдим итә. Сакелларопулу идарә итүче консерватив партиясе тарафыннан тәкъдим ителә, шулай ук төп оппозиция партиясе һәм сул үзәк партияләре ягыннан хуплау таба.

22 гыйнварда президент итеп сайлана. Аның өчен Греция парламентының 300 депутатының 261е тавыш бирә (33е тыелып калган, 6сы катнашмаган) . Сакелларопулуны сайлау карары җәмәгатьчелек тарафыннан Кириакос Мицотакис кабинетында хатын-кызлар саны аз булу сәбәпле (анда 18 министрның 1се генә хатын кыз ) үсә барган тәнкыйтькә каршы тору омтылышы буларак кабул ителә .

Инаугурация 13 мартта рәсми рәвештә ант бирә һәм вазифасына керешә. Инаугурация тантанасы COVID-19 пандемиясе аркасында коронавирус таралуны булдырмау чаралары кысаларында буш диярлек парламентта уза; рәсми затлар һәм журналистлар саны чикләнгән була. Ант биргәннән соң Сакелларопулу парламент каршындагы мәйданда Билгесез солдат каберенә такыя (венок) сала. Коронавирус турында кисәтүләргә карамастан, урамның каршы ягындагы сак сызыгы артында инаугурацияне күрер өчен бер төркем халык җыелган булган.

Президент сараенда узган кыскача чыгышында Сакелларопулу Грециянең төп ике проблемасы итеп коронавирус белән көрәш һәм миграция кризисын атаган. Ул: «Греция үзенең демократик принципларын һәм хокукый дәүләтен саклауны дәвам итәргә, киләчәктә безнең барыбыз өчен дә урын булачак чәчәк атуга таба барырга тиеш», ― дип белдерә. Төркиягә кинаяләп, сәясәтче Грецияне «кеше авыртуын кулланып, безнең милли суверенитетыбызга зыян китерергә теләүчеләрнең агрессиясенә каршы торырга» чакыралар дигән. Греция, Сакелларопулу сүзләре буенча, «үз чикләренең бөтенлеген тәэмин итәргә, шул ук вакытта яклаусыз һәм өметен югалткан кешеләргә карата гуманитар бурычын үтәргә тиеш». Яңа президент шулай ук барлык грекларны коронавирус таралуны булдырмау буенча сәламәтлек саклау органнарының барлык киңәшләрен төгәл үтәргә чакырган.

Шәхси тормышы Сакелларопулу үзенең партнеры, адвокат Повилас Коцонис белән яши. Аның элеккеге никахыннан бер баласы бар.

Салоникиның футбол клубы җанатары.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Греция президентлары Төркем:Афина университетын тәмамлаучылар Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары Төркем:Греция сәясәтчеләре Төркем:Греция юристлары