Римма Николаевна Васильева (13.03.1967; Соравыл, хәзерге Кайбыч районы, ТАССР) — Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Тәрбит урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,«Авыл укытучысы — 2016» конкурсының I турына йомгак ясалды. Татар Википедиясе волонтерыВасильева Римма Николаевнаның шәхси сайты., Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы.«Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирү турында Татарстан Республикасы Рәисе Указы № 606.
Биографиясе
Римма Васильева 1967 елның 13 мартындаМуниципальные образования в составе Кайбицкого муниципального района. Старотябердинское сельское поселение. Апас районы (хәзерге Кайбыч районы) Соравыл авылында туган. 1984 елда Иске Тәрбит урта мәктәбен тәмамлый. 1984-1987 елларда Казан төзүчеләр көллиятендә белем ала. 2000 елда Казан педагогика көллиятен, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлый. 1988 елдан Иске Тәрбит урта мәктәбендә китапханәче булып эшли. 1992 елдан Иске Тәрбит урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр арасында республика конкурсында җиңүче.Иске Тәрбит урта мәктәбе рәсми сайты.Иске Тәрбиттән Римма Васильева 50 мең сумлык грант алды. Римма Васильеваның әлеге проекты укыту-тәрбия эшендә Татар Википедиясен нәтиҗәле файдалануга багышланган.
Укучылары арасында галим, күренекле педагог, Мәскәү шәһәрендә популяр «Умарта» татар теле курсларын оештырган Лилиана Сафина бар.Непросто быть татарином, не владеющим родным языком. Для кого-то это душевная травма…В доме Асадуллаева пять раз в неделю проводятся уроки татарского языка.
Гаиләсе Бүгенге көндә гаиләле, ире — Анатолий Васильев, Татарстанның атказанган укытучысы. Аларның 2 баласы, 4 оныгы бар. Кызлары Вероника, уллары Владик.Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты.
Бүләк һәм премияләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2006 ел Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2011 ел «ТР мәгарифендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, 2015 ел 2015 елда «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе Президенты премиясе лауреатын әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты. Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел. «Цифрлы гасыр укытучысы» дипломы, 2012,2013,2014 «Иң яхшы татар әдәбияты дәресе» республика конкурсында җиңүче дипломы, 2014 ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы, 2016 ел Татар теле буенча республика олимпиадасы призерын әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2015 ел, 2016 ел, 2017 ел. «Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты» дипломы 2016 ел, 2017 ел,2021 ел «Ел укытучысы — 2015» конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» дипломы. «Кеше тәрбияләргә» сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык республика конкурсының муниципаль этабында 2 урын өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» Грамотасы, 2018 елВ Кайбицком районе лучшим учителям вручили сертификаты. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсында 2 урын алганы өчен «Кайбыч МР Башкарма комитеты» МКУ Грамотасы, 2018, 2021 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты, 2021 Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау билгесе, 2022 ел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, 2023 ел. Семьям педагогов из Старого Тябердина вручили Благодарственные письма Министерства образования и науки РТ. «Туганайлар», 24.07.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар Римма Николаевна Васильева. Компетентлы шәхес зарланмый. Мәгариф журналы.
Моны да карагыз
Төркем:Укытучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр