«Татар моңы», Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы ― 2008 елдан Казанда узучы Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы. Конкурсны оештыручы ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны уздыруда Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе катнаша. Жюри рәисе ― Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. Конкурсны гамәлгә куючы ― Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, «Салават» эстрада җыр театры.
Тарих «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелгән. 2019 елдан бәйге өч елга бер тапкыр уздырыла Эльвира Закирова. Татар моңында Гран-при булырдай тавыш табылмады әле. «Шәһри Казан», 27.05.2021.
2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска РСФСРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелә Международный телевизионный конкурс молодых исполнителей «Татар моңы». Татгосфилармония, 10.10.2022.
Конкурс 3 этапта уза«Татар моңы» конкурсы. БТК.
Максаты Конкурсның максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү.
Конкурсның географиясе Бәйгедә Россиянең төрле нокталарыннан һәм чит илләрдән килгән биш меңнән артык яшь башкаручы катнашкан. Англия, Чехия, Польша, Черногория, Бельгия, Кытай, Финляндия, Украина, Үзбәкстан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан. Россия субъектлары: Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Кырым, Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чуашстан Республикалары, Киров, Ырынбур, Сембер, Түбән Новгород, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләре, Магнитогорск, Сургут, Төмән, Новосибирск һ. б. шәһәрләр«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы. tatfil.ru.
Катнашучылар Бәйгедә 17 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручы солист – башкаручылар, шулай ук профессиональ башкаручылар катнаша ала.
Номинацияләр «Татар моңы» җиңүчеләре дүрт номинация буенча бүләкләнә: «Халык җыры» номинациясе «Инструменталь башкаручы» номинациясе «Эстрада вокалы» номинациясе «Академик вокал» номинациясе Җиңүчеләргә акчалата бүләк, диплом тапшырыла.
Моны да карагыз :Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары
Шулай ук карагыз Татар җыры
Искәрмәләр
Сылтамалар Положение о подготовке и проведении Международного телевизионного конкурса молодых исполнителей «Татар моңы» «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы. Татар филармониясе «Татар моңы» конкурсы. БТК Зилә Мөбәрәкшина. «Татар моңы» халыкара фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татар-информ, 19.10.2022 «Татар Моңы» яшь башкаручылар теле- конкурсы. ВКонтакте Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» телевизион конкурсы. ТР мәдәният министрлыгы
Төркем:Казан фестивальләре Төркем:Илһам Шакиров