Сергей Бородин, Сергей Петр улы Бородин (, 1902 елның 12 (25) сентябре, РИ, Мәскәү ― 1974 елның 2 июне, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― рус совет язучысы, прозаик, тарихи романнар авторы. 1941 елга кадәр Амир Саргиджан псевдонимы белән басылган. Үзбәкстан ССР халык язучысы (1973), икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1942), Хәмзә исемендәге Үзбәкстан ССР Дәүләт премиясе (1968) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1902 елның 12 (25) сентябрендә Мәскәүдә зыялы гаиләдә туган. Әтисе ― нәселдән килүче , Әнисе Янгалычева (1875―1918) ― Нижгар татары, князьләр Янгылычевлар нәселеннән. Башта Сергей өйдә тәрбияләнә. 1913-1920 елларда Белёвтагы реаль училищеда укый, аннары Пролеткультның җирле студиясендә рәссам Т. И. Катуркинда рәсем ясарга өйрәнә. 12 яшендә язган беренче очеркын 1915 елда «Путеводный огонек» журналына кушымтада, беренче шигырьләрен 1917 елда — башта төрле яшьләр журналларында, соңрак — «Белёвский пролетарий » газетасында (Гусляр псевдонимы астында), «Крестьянская газета»да һәм Мәскәүнең төрле вакытлы басмаларында һәм альманахларында бастыра. 1925 елда Бөтенроссия Язучылар берлегенә кабул ителә. 1926 елда В. Я. Брюсов исемендәге Югары әдәби-сәнгать институтын (ВЛХИ) тәмамлый, рус фольклорын тирәнтен өйрәнә. Профессор Ю. М. Соколов җитәкчелегендә рус фольклоры буенча махсуслаша, Дәүләт сәнгать фәннәре академиясенең (ГАХН) төрле фольклор экспедицияләрендә катнаша: Переславль-Залесский (1923), Заонежье (1925), Карелия (1926), Кенозеро (1927). Шул ук вакытта тарих һәм этнография белән шөгыльләнә һәм 1923 елда Үзәк халык белеме музее тарафыннан Бохара Халык Совет Җөмһүриятенә этнографик коллекцияләр җыю өчен җибәрелә. Озак вакыт Ерак Көнчыгышта (1928), Төрксиб төзелешендә (1929), анда «Ударник» газетасы мөхәррире була; Таҗикстанда (1931), анда Ибраһимбәк басмачылары белән көрәштә катнаша. 1933 елда бөтен Памир, Каратегин һәм Дарвазны урап чыга. 1933 ел ахырында Әрмәнстанда Эчмиадзин (Вагаршапат) районы сәяси бүлек газетасында эшли. Берникадәр вакыт «Перевал» әдәби берләшмәсендә исәптә тора, аннан 1931 елда чыга. 1951 елда Ташкентка күченә, анда филолог Рауза Хәсәновага өйләнә. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.
1930-елларда СССРның ерак өлкәләрендә булганда җыелган материалга нигезләнеп, повестьлар һәм хикәяләр яза. Беренче тарихи романы ― 1941 елда Иске Руссада язылган . Әнисе ягыннан татар князьләре Янгылычевлар нәселеннән булган С. П. Бородин үзенең масштаблы әсәре битләрендә рус кешеләре образларын гына түгел, аларга каршы булган татарларның да чагу образларын объектив рәвештә бирә алган. Икенче тарихи романы (иҗатының Ташкент чорында) — «Сәмәрканд өстендә йолдызлар» (Звезды над Самаркандом) трилогиясе — XIV—XV гасырлар Үзәк Азия һәм Кавказ арты вакыйгаларын сурәтли, үзәктә – Аксак Тимер образы. «Ак ат» циклының дүртенче өлеше, аерым бүлекләрдән кала, тәмамланмаган. Таҗик, үзбәк, һинди һәм башка телләрдән тәрҗемә итә.
1974 елның 22 июнендә вафат. Ташкентта Чигатай зиратында күмелгәнСергей Петрович Бородин, 40 лет со дня смерти. Письма о Ташкенте, 28.06.2014.
Гаилә хәле Беренче хатыны – язучы Татьяна Дубинко - Круликовская (1902―1990). Икенче хатыны ― Е. Алисова, кызы Оксана. Өченче хатыны (1951 елдан) – филолог Рауза Якуп кызы Хәсәнова (?―2012), уллары Андрей, Александр Сергей Бородин – биография, книги, отзывы, цитаты, кызы Сәидә (Фәрхәди)Мой род. О Сергее Бородине.
Хәтер 1981 елда Ташкентта музее ачылган, музей белән хатыны Рауза Хәсәнова җитәкчелек иткән. Рауль Мирхәйдәров. Чит җирдәге солтан. «Идел», 2011 ел, № 7, 57нче бит.
Әсәрләре Последняя Бухара, 1932 Египтянин, 1933 Мастер птиц, новеллы, 1934 Рождение цветов, 1937 Дмитрий Донской, 1941 Утренька, 1942 Звёзды над Самаркандом: Хромой Тимур, 1955 Костры похода, 1962 Молниеносный Баязет, 1973
Басылган әсәрләре Авторның иң күп басылган әсәре булып «Дмитрий Донской» тарихи романы тора, ул 1941 елдан 1994 елга кадәр 50 ел эчендә гомуми тиражы миллионнан артык данә булган 20дән артык басмада нәшер ителгән.
Сайланма әсәрләре Бородин С. П. Собрание сочинений: В 5-ти томах. — Ташкент: Гослитиздат УзССР, 1958—1960. Бородин С. П. Собрание сочинений: В 6-ти томах. — Ташкент: Изд-во лит. и иск-ва, 1973—1977.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1942 – Икенче дәрәҗә Сталин премиясе — «Дмитрий Донской романы (1941) өчен орден, медальләр 1968 – Хәмзә исемендәге Үзбәкстан ССР Дәүләт премиясе
Искәрмәләр
Әдәбият Акимов В. Творчество Сергея Бородина. — Ташкент, 1972. Оскоцкий В. Д. Роман и история: Традиции и новаторство советского исторического романа. — М.: Художественная литература, 1980. — 384 с. Лахина Н. Эволюция исторического романа в творчестве С. П. Бородина: Автореф. канд. дис. — М., 1981. Шерстнёва Н. Художественная правда в романах С. Бородина «Дмитрий Донской» и «Звёзды над Самаркандом»: Автореф. канд. дис. — М., 1982. Сергей Бородин в воспоминаниях современников: Сборник. — Ташкент: Изд-во лит. и иск-ва, 1982. — 213, с. Лобанова Т. К. Возрождённая эпоха: Об исторической эпопее Сергея Бородина «Звёзды над Самаркандом». — Ташкент: Изд-во лит. и искусства, 1984. — 136 с. Устименко А. На Самаркандской бумаге, под гранатовым деревом (три из жизни вырванных страницы) о писателе С.Бородине // Иные берега. 2010. №4. http://www.inieberega.ru/node/285
Сылтамалар Некролог и ордена
Төркем:Әлифба буенча язучыларТөркем:ССРБ язучыларыТөркем:Үзбәкстан язучыларыТөркем:Сталин премиясе лауреатларыТөркем:Үзбәкстан ССР халык язучыларыТөркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатларыТөркем:СБКФ әгъзаларыТөркем:ССРБ Язучылар берлеге әгъзалары