Неймеген (, , , http://www.wikilengua.org/index.php/Topónimos_de_Países_Bajos, ) — Нидирланның Гелдерланд правинсәсендә урнашкан шәһәр.
Җәгъәрафия Шәһәр Ваал елгасы буенда, илнең көнчыгыш өлешендә, Алмания чигендә урнашкан. Климаты диңгез.
Тарих 1 нче гасырда римлылар тарафыннан нигезләнә. 5 нче гасырдан Франклар дәүләте составында; Бөек Карл дәверендә аның резиденциясе булып торган. 9 нчы гасырдан Лотарингия, 10 нчы гасрыдан Изге Рим империясе составында. 1230 елда шәһәр статусы бирелә. 1247 елда түләнмәгән бурычлар бәрабәренә Гелдерн графы кулына күчә. 1407 елдан Неймеген – Һанза берлеге әгъзасы. 1543 елдан Һабсбурглар биләмәләре составында. Нидирлан инкыйлабыннан соң Үтрехт униясе составында. 1581 елда испаннар тарафыннан басып алына, 1591 елда Нассау Морицы гаскәрләре шәһәрне сугышып кайтарып ала. 1672-1678 еллардагы Һолландия сугышы барышында фраснуз әрмесе тарафыннан басып алына, шәһәрдә шушы сугышка чик куйган Нимвеген килешүләренә кул куела. 1815 елда Нидирлан кыйраллыгы составында. 1944 елда шәһәр инглиз-америка авиациясе тарафыннан бомбага тотылып зур зыян күрә.
Халык
Икътисад Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы; машиналар төзү, химия, кәгазь сәнәгатьләре предприятияләре да бар.
Транспорт Неймеген – зур транспорт төене. Шәһәр аша үтә торган автомобиль һәм тимер юллары аны көнбатышта Ранстад агломерациясе белән, төньякта Арнем, Апелдорн, Зволле шәһәрләре белән, көнчыгышта Түбән Рейн-Рур агломерациясе шәһәрләре белән (Алмания) белән, көньяк һәм көньяк-көнбатышта Һертогенбос, Венло, Маастрихт белән тоташтыра.
Галерея
Искәрмәләр
Рәсми сайт
Төркем:Нидерланд шәһәрләре