Халеши Махадэв - көнчыгыш Непалда Пашупатинатх Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм бик мәшһүр гыйбадәтханә. Ул Хотанг районында, диңгез дәрәҗәсеннән 3100 - 4734 м биеклектә урнашкан. Ул Эверест тавыннан 185 км көньяк-көнбатышта урнашып Һинд дине һәм Буддачылык дини сәфәр кылу урыны.
Риваять
Шри Халеши Махадэв - Непалның Хотанг районында урнашкан изге гыйбадәтханә. Бу мәгарәнең урыны изге Дудх Коши һәм Сун Коши елгалары арасында урнашкан. Бу урын гадәттә салкын һәм яңгырлы. Хәзерге вакытта бу урынга мотоцикллар һәм джиплар белән килеп була. Ышану буенча Ходай Шива шәйтан Бхасмасурдан 6000 ел буена бу мәгарәдә качкан. Бхасмасур, Рама Навами һәм Ганеша Чатуртхи көннәрендә, бу урында бәйрәмнәр һәм фестивальләр үткәрелә. Һиндстаннан Һинд дине тарафдарлары монда күп калкулыкларга менгәннән соң килгәннәр. Күп кешеләр монда Ладания һәм Җаянагар кебек урыннардан Шраван аенда Халеши Махадэвка дога кылыр өчен киләләр.
Махадэв Мәгарәсе
Бу мәгарә җир өслегеннән 67 фут аста урнашкан, ул хөрмәт ителгән дини урын һәм туристлар өчен максат урыны. Аның керү урыны ярымай сыман һәм көнчыгышка карый. Аның формасы түгәрәк, диаметры 193 фут, аерым мәарә башка урында урнашкан. Идән әйләнәдә 223 фут.
Шулай ук укырга мөмкин Buffetrille, Katia (1994). The Halase-Maratika Caves (Eastern Nepal): A sacred place claimed by both Hindus and Buddhists. Pondy Papers in Social Sciences. 16. Pondicherry: Institut Français de Pondicherry.
Шулай ук карагыз Маратика Мәгарәсе
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Төркем:Һинд дине Төркем:Шиваизм Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре