Элеватор тавына җәяүлеләр күпере () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның ноябрь ахырында Чаллы елгасы аркылы салынган күпер.
Тарих Элеватор тавына озынлыгы 200 м булган беренче җәяүлеләр күпере 1990-еллар башында салынган. Озынлыгы 128 м булган яңа вант күпере 2012 елың ноябрь ахырында файдалануга тапшырылган. Су өсте тигезлегеннән биеклеге — 15 м.
Күпер Яр Чаллының Комсомол районына керүче ике бистәне — Элеватор тавы бистәсен ЗЯБ бистәсе (Кәгазьчеләр ) белән тоташтыра. ЗЯБ бистәсенең 17А комплексындагы Бумажниклар бульвары, 19 йорт артыннан башланып, Элеватор тавы бистәсендәге Орджоникидзе урамы белән (бистәнең Тау мәчете янында) тоташа.
Вант күперенең юл полотносы белән корыч трослар ярдәмендә тоташкан ике пилонга нигезләнгән.
Күперне төзүнең бәясе — 21 млн Мэр города проверил новый мост через Челнинку стоимостью в 21 миллион рублей. ProGorodChelny.ru, 22.05.2013. Инвесторлар — РАССТАЛ һәм «Энергогазкомплект» ААҖВ Челнах новый мост на Элеваторную гору откроют позже запланированного. ProGorodChelny.ru, 28.07.2012.
«Татсвет» холдингы электр урнаштыручылары көче белән күпердә 27 фонарь урнаштырылган Пешеходный мост через реку Челнинка. TATSVET.RU, 28.12.20012.
Галерея
Сылтамалар Наши Челны. Мост на Элеваторную гору Пешеходный мост на Элеваторную гору Элеватор тавына җәяүлеләр күпере картада
Моны да карагыз Жители поселка Элеваторная гора недовольны работой проектировщиков нового моста. YouTube (видео, 3:26) Прыжки с Элеваторного моста Набережные Челны. YouTube (видео, 3:19)
Искәрмәләр
Төркем:Яр Чаллы күперләре