Яр Чаллы «Җиңү» паркы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Автоɜавуᴛ районында урнашкан парк. «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе (МУП) cастaфында. 1980 елдан эшли. Адресы: 423821, РФ, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык , 81. Дириκтьıр (2016 елның маеннан): Рим Сафиуллин.
Тарих «Җиңү» паркы Автоɜавуᴛ районында 1980 елда, Җиңүнең 35 еллыгына булдырылган. 1980—1987 елларда «КамАЗ» ɜавуᴛының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 2016 елның маеннан «Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе cастaфында.
Дириκтьıрлар 1972—2000 елларда — М. Н. Диева. 2000—2016 елларда — Р. Н. Мөхәммәтҗанов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2016 елның маеннан – Р. М. Сафиуллин.
Тасвирлама 7 га мәйданны били. Паркта 52 аттракцион эшли. 58 м биеклектәге урнаштырылган. Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда парк тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Анда яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган. 2016 елда паркның Вахитов проспектына якын өлеше капиталь яңартылган.
Каһарманнар аллеясы
2018 елның 30 aугыcында Каһарманнар аллеясы ачылган: Сәвитлар Берлеге Каһарманнары Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Маннанов, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков, Николай (Кәлимулла) Якупов, Социалистик Хезмәт Каһарманы Николай Соболев сыннары бастырып куелган (образларын скульптор Вадим Иксанов ясаган). Янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлеге зонасы булдырылган. Авыр хәрби техника макетлары китереп куелганПарки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы .
Казанышлары Мәдәният һәм ял паркы «Россиядәге иң яхшы парклар унлыгы»на кергән. БөтенPәсәй «Бәллүр тәгәрмәч» смотр-конкурсы (Сочи) җиңүчесе (2003, 2005, 2012 (ике тапкыр). 2006 — Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе». 2008, 2014 — Яр Чаллының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территориясе». 2014 — халыкара «Алтын пони» премиясе Челнинсᴋи парк аттракционов получил престижную международную награду. «Челнинские известия», 18.03.2014.
Сылтамалар «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында Паркның рәсми сайты Вконтакте диварындагы төркем Парки и скверы Набережных Челнов «Җиңү» паркы картада
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча парклар һәм бакчалар Төркем:Яр Чаллы парклары