Әлмир Измаил улы Каюмов (1964 елның 30 декабре, — 2013 елның 7 августы, ) — ССРБ һәм Россия футболчысы (сакчы), футбол хөкемчесе, ССРБ чемпионатларының алтын (1987), көмеш (1985) һәм бакыр призчысы (1986), ССРБ футбол федерациясе кубогы иясе (1987).
Тормыш юлы Әлмир Каюмов 1964 елның 30 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туа. Милләте буенча татар.
Мәскәүнең «Спартак», Ростов-на-Донуның «СКА», Волгоградның «Ротор», Финляндиядән «КуПС», Көньяк Кореядан «Дэу», Тольяттиның «Лада», Төмәннең «Динамо-Газовик» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» клублары өчен сакчы позициясендә уйнаган. 1993 елда Мәскәүдән «Спартак» мини-футбол клубы өчен чыгыш ясый.
Судья карьерасы Судья карьерасын 1998 елда башлый. Югары дивизион матчларын 2004 елдан бирле хөкем итә. Милли категория арбитры.
2005 елда «Луч-Энергия» (Владивосток) — «КАМАЗ» (Яр Чаллы) беренче дивизионы матчында 4 пенальти билгели (3:2), аларның өчесе кунаклар капкасына. Әлмир Каюмов гомергә дисквалификацияләнә, тик соңыннан бу карар судьялардан бер айга читләштерүгә алыштырыла. 2007 елда узган сезонда кертелгән хаталар өчен судьялар исемлегеннән төшереп калдырыла. 2008 ел сезонында Россиянең иң яхшы арбитрлар бишлегенә керәСудья показал себе желтую карточку.
Шәхси тормыш Улы Максим (1990) — беренче категорияле судья, ПФЛ матчларына хезмәт күрсәтә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 2009 елның 9 ноябрендә Каюмов Мәскәүдәге фатирының тәрәзәсеннән сикерергә тырышкан. Шуннан соң психоневрологик хастаханәгә салынган. Судья сүзләренчә, ул махсуслаштырылган медицина оешмасында «нервларын терелтергә теләгән».
2013 елның 7 августында Каюмовны Смоленскидагы Крупская урамы, 64 нче йорт каршында сары «Газель» бәрдерә. Шул ук көнне ул җирле «Днепр» белән Орехово-Зуеводан «Знамя Труда» арасында икенче дивизион матчын тикшерергә тиеш булган. Каюмов яшәү белән бәйләп булмый торган баш мие җәрәхәте алганПогиб бывший футбольный арбитр Альмир Каюмов. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качканПолиция начала поиски сбившего арбитра Каюмова водителя. Тикшерү комитеты версиясе буенча, Альмир Каюмовның үлеменә үз-үзенә кул салу сәбәп була (ул үзе «Газель» астына ташланган)Альмир Каюмов, погибший в ДТП, по версии следствия совершил самоубийство.
8 августта Мәскәүнең Данилов зиратында мөселман йолалары буенча җирләнәАльмира Каюмова сбила машина, сообщил футбольный арбитр Юрий Баскаков.
Казанышлар Спартак
ССРБ чемпионы (1): 1987; ССРБ футбол федерациясе Кубогы иясе (1): 1987; ССРБ чемпионатының көмеш призеры (1): 1985 ССРБ чемпионатының бакыр призеры (1): 1986
Искәрмәләр
Сылтамалар
Статистика игр в еврокубках Арбитры чемпионата России 2008
Төркем:ССРБ футболчылары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Футбол хөкемдарлары Төркем:Данилов мөселман зиратында җирләнгәннәр