Ольга Остроумова, Ольга Михаил кызы Остроумова (, 1947 елның 21 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чкалов өлкәсе, Богырыслан) — совет һәм РФ театр һәм кино актрисасы. А. Довженко исемендәге (1978), Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт (1979), Станиславский исемендәге (1994) премияләр лауреаты . РСФСР атказанган (1982), РФ халык (1993) артисты. Тамашачыга «Доживем до понедельника» (, 1968) фильмындагы укучы кыз Рита Черкасова роле, «А зори здесь тихие» (, 1972) фильмындагы Женя Комелькова роле, «Василий һәм Василиса» фильмындагы (1981) Василиса рольләре аша таныла.
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 21 сентябрендә Чкалов (1934—1938 елларда һәм 1957 елдан Ырынбур) өлкәсенең Богырыслан шәһәрендә өч буын православие руханилары гаиләсендә туган. Әтисе мәктәптә физика укытучысы һәм чиркәүдә хор регенты була. Мәктәпне гаиләсе белән күченгән Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә тәмамлый.
Мәскәүдә Луначарский исемендәге ГИТИСны тәмамлаган (Варвара Вронская остаханәсе, 1970).
1970 елдан Мәскәү яшь тамашачы театрында хезмәт итә.
1973—1983 елларда Мәскәүнең Кече Броннаядагы драма театрында.
1983 елдан Мәскәүнең Моссовет исемендәге театрында.
Гаилә хәле Беренче ире (1969 елдан) — ГИТИС студенты Борис Аннабердыев, хәзер Огузхан исемендәге «Төркмәнфильм» киностудиясе режиссер-документалисты. Икенче ире (1973 елдан) — театр режиссеры Михаил Левитин (1945). Балалары: кызлары Ольга (1975), уллары Михаил (1983). Өченче ире (1996 елдан) — актер Валентин Гафт (1935).Гафт и Остроумова: любовь в трех актах. «Друг для друга», 16.09.2003
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1972 — «Көмеш нимфа» премиясе (Италия) — «А зори здесь тихие» () фильмындагы Женя Комелькова роле өчен 1978 — А. Довженко исемендәге премия (алтын медаль) — «Любовь земная» () фильмындагы Маня Поливанова роле өчен 1979 — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе — «Судьба» () фильмындагы Маня Поливанова роле өчен 1982 — РСФСР атказанган артисты 1993 — РФ халык артисты 1994 — Станиславский исемендәге премия — Моссовет исемендәге театрда куелган «Мадам Бовари» спектаклендә уйнаган баш роле өчен 1998 — Почет ордены (РФ) 4нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены
Сайланган фильмография 1967 — Доживем до понедельника () — Рита Черкасова 1972 — А зори здесь тихие () — Женя Комелькова 1974 — Любовь земная () — Маня Поливанова 1977 — Судьба () — Маня Поливанова 1979 — Гараж — профессор кызы Марина 1981 — Василий һәм Василиса — Василиса 2008 — Адмиралъ — Дарья Каменская 2018 — Ван Гоги — Людмила Васильевна
Әдәбият Сентябрь аенда кабынгын йолдызлар. Ольга Остроумова. «Сөембикә», 2017 ел, сентябрь, 63нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар Ольга Остроумова. IMDb Ольга Остроумова. peoples.ru сайты Ольга Остроумова. rusactors.ru сайты
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе актрисалары Төркем:Россия актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР атказанган артистлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Почет ордены кавалерлары