ПлейСтейшн Портабл (инглиз. PlayStation Portable; кыск. ПСП (PSP); япон. プレイステーション・ポータブル) — Сони Компьютер Энтертэйнмент тарафыннан ясалган һәм сатылган кул уен консоле. Ул беренче тапкыр Япониядә 2004 елның 12 декабрендә, Төньяк Америкада 2005 елның 24 мартында һәм ФЮҮ (фазаның юллы үзгәртүе; инглиз. PAL) төбәкләрендә 2005 елның 1 сентябрендә чыгарылган һәм ПлейСтейшн консольләре исемлегендә беренче кул уен консоле булган. Җиденче консоль буыны буларак, ПСП Нинтендо ДС белән ярышкан.
Төркем:ПлейСтейшн (бренд)