Госман Арсланов (Арсланов Госман Вәли улы; 1897 ел, Казан губернасы — 1941 ел) — татар мәдәнияте эшлеклесе, графика, театр рәссамы.
Иҗади гомерен татар милли сәнгатен үстерүгә багышлый. Графика өлкәсендә актив эшли, китап бизәлеше, плакатлар ясау һәм нәкыш белән шөгыльләнә. Аның хезмәтләрендә татар халкының гореф-гадәтләре, милли орнаментлары һәм көнкүреш күренешләре чагылыш таба.
Тәрҗемәи хәле Госман Вәли улы Арсланов 1897 елда Казанда туган. 1922 елда Пермь сәнгать остаханәләрен (хәзерге Урал сынлы сәнгать һәм гамәли архитектура институты нигезендә) тәмамлаган. 1920—1922 елларда Пермь драма театрында бизәлеш рәссамы ярдәмчесе булып эшли, ә 1922 елдан Казанда яши.
Иҗади эшчәнлеге Ул 1920—1930 еллардагы татар совет сынлы сәнгатен формалаштыруда катнаша. Татар театры өчен К.Гоцциның «Принцесса Турандот» әсәре буенча куелган спектакльгә декорация эскизлары ясый; татар китап нәшриятында бизәүче рәссам булып эшли, дистәләгән дәреслекләрне, әдәби әсәрләрне һәм балалар китапларын бизи. Аның стилистикасына конструктивизм алымнары һәм традицион Шәрык бизәкләрен заманча интерпретацияләү хас.
«Чаян» журналында әйдәп баручы рәссамнарның берсе була. Ике-өч төс белән башкарылган гротесклы рәсемнәре журналның тышлыкларында басыла һәм сәяси мәкаләләрне бизи: «Беренче кар» (1929), «Исламның яшел байрагы астында» (1930) исемле тышлыклар, Нәҗми Кавинең «Туран парламенты» мәкаләсенә рәсем (1930) һәм башкалар. «Азат хатын», «Октябрь яшьләре», «Кызыл Татарстан» басмалары белән хезмәттәшлек итә. 1923—1925 елларда актуаль көнкүреш һәм сәясәт темаларына 100 гә якын плакат иҗат итә. Г. Тукай әсәрләре җыентыгына рәсемнәр ясый (1926). 1927 елда Габдулла Тукайның «Шүрәле», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Мияубикә» поэмалары шул ук иллюстрацияләр белән аерым басма булып дөнья күрә.
«Безнең матбугат» китабының тышлыгы — рәссамнең иҗади уңышы. Ул декоратив рәвештә, ак һәм кызыл вертикаль сызыкларның катгый ритмы белән гарәп язуындагы исемнең чуар сызыклары кушылмасында чишелгән. Исем ак фонда ачык күренеп тора, ә ак фон үзе кызыл сызыкларның өзелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән фигуралы кырны тәшкил итәО.Л. Улемнова «1920–1930 елларда ТАССР ның татар рәссамнары» 69 нчы бит.
Әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм ТР Милли музеенда саклана.
Госман Арсланов 1941 елда вафат була.
Күргәзмәләре «Безнең матбугат» җыентыгының тышлыгы Париждагы Халыкара бизәлеш сәнгате күргәзмәсенә (1925), сатирик рәсемнәре 1930 еллардагы республика күргәзмәләренә куела.
Әдәбият Дульский П. М. Оформление татарской книги за революционный период. Казань, 1930. Дульский П. М. Актуальная графика. Казань, 1935.
Искәрмәләр
Сылтамалар Газизова М. Р «Международная политическая сатира на страницах журнала „Чаян“ в 1920—1930-е годы» Ж."Исторические, философские, политические и юридические науки, культурология и искусствоведение. Вопросы теории и практики" (№ 1, страницы 83-86) 2017 г. О.Л. Улемнова «1920–1930 елларда ТАССР ның татар рәссамнары» 69 нчы бит
Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстан рәссамнары