Миләүшә Галиуллина, Миләүшә Мәхмүт кызы Галиуллина (Миляуша Махмутовна Галиуллина; 1976 елның 7 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — журналист, 1998—2003 елларда «Шәһри Казан», 2003 елдан — «Мәдәни Җомга» газетасының сәнгать бүлеге мөхәрриреЗульфия Шавалиева. Мы всегда были верны нации – газета «Мэдэни жомга» отметила 30-летие. Татар-информ, 22.10.2025.
Тәрҗемәи хәле 1976 елның 7 сентябрендә Бүген мәдәниҗомгалар Миләүшә Галиуллинаның күркәм бәйрәменә нисбәтле мәҗлескә җыйналды. vk.ru Казанда туган. Әти-әнисе чыгышлары белән Тәтеш районы Олы Тормы авылыннан. Миләүшә җәйге каникулларны шунда үткәргән. Казанда рус мәктәбен бик яхшы билгеләргә тәмамлаган. Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегендә укыганНәсим Акмал. Аз сөйли, күп әйтә торган Миләүшә. «Мәдәни Җомга», № 34 (1603), 4.09.2026. — Б.17..
1998 елда Татар дәүләт гуманитар институты филология факультетының татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү бүлеген тәмамлаган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына кабул ителгән.
1998 елдан «Шәһри Казан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә эшли башлаган. Шәһәрдәге мәдәни чараларны яктыртып барган, газетага һәм аның атналык «Илһамият» кушымтасына аерым иҗатчылар, бигрәк тә рәссамнар турында мәкаләләр тәкъдим иткән.
2003 елдан — «Мәдәни Җомга» газетасында («Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррирләре: 1995—2015 елларда Зиннур Мансуров, 2015—2024 елларда Вахит Имамов, 2024 елдан Ләбиб Лерон Еллар үтсә дә, кыйбласына тугры кала. «Мәдәни җомга» газетасына 30 яшь. intertat.tatar), сәнгать бүлеге мөхәррире. Республиканың зур шәһәрләре мәдәниятен генә түгел, авыл җирендә яшәп иҗат итүче иҗатчыларның эшчәнлеген пропагандалауга зур өлеш керткән, шул исәптән, дистәләрчә декоратив-гамәли сәнгать осталарына багышланган мәкаләләр циклын язган.
Башкортстанның сәнгать осталары турында мәкаләләр циклы авторы: композитор БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Рәхимов (1900—1978), балет артистлары — СССР халык артисты Зәйтүнә Насретдинова (1923—2009), РСФСР халык артисты (1921—1965), опера җырчылары РСФСР халык артисты Бану Вәлиева (1914—2003) белән РСФСР халык артисты Фәхри Насретдинов (1911—1986), хореограф РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров (1912—1984), актерлар РСФСР атказанган артисты Вәлиулла Мортазин-Иманский (1885—1938) һәм СССР халык артисты Зәйтүнә Бикбулатова (1908—1992) турында очерклары «Мәдәни Җомга» газетасында басылып чыккан мәкаләләрдән тупланган «Татар барда — хәтер бар» исемле җыентыкта дөнья күргән Татар барда - хәтер бар! : 12+ (2021). .
«Мәдәни Җомга» газетасында Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Рөстәм Килдебәков, Фиринат Халиков, Рифкать Вахитов, Рушан Шәмсетдинов, Равил Заһидуллин, Чыңгыз Әхмәров иҗатына багышланган очерклар иҗат иткәнМиләүшә ГАЛИУЛЛИНА автор яңалыклары. madanizhomga.ruШигърияттә – рәссам, рәсемдә шагыйрь ул. библиотека-челны.рф.
Драма театрлары, опера театры спектакльләренә җитди рецензияләр язаЗайни Р. Л. Особенности современной татарской театральной журналистики. kpfu.ru «Куркак батыр», яки Кинаяле тамаша. «Мәдәни Җомга», 6.12.2024Миләүшә Галиуллина: Ханбикәне гүя кабат югалттык. madanizhomga.ru. Казанда узучы «Нәүрүз» төрки театрлар фестивален, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кино фестивален даими яктыртып бара. Мәкаләләре шулай ук «Казан утлары», «Идел», «Сәхнә», «Сөембикә»Миләүшә Галиуллина автор яңалыклары. syuyumbike.ru журналларында басыла. Татар телендә дә, рус телендә дә бертигез иҗат итүче, сәнгатьнең күп жанрларында үзен иркен хис итеп язучы журналистның язмалары Мәскәүнең даими басылып килә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― «Татмедиа» ААҖ генераль директорының Рәхмәт хаты Шәхси тормышы Шәмаилләр язу белән мавыга.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Нәсим Акмал. Аз сөйли, күп әйтә торган Миләүшә. «Мәдәни Җомга», № 34 (1603), 4.09.2026. — Б.17. Сылтамалар Зайни Р. Л. Особенности современной татарской театральной журналистики. kpfu.ru
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаучылар Төркем:Шәһри Казан журналистлары Төркем:Мәдәни Җомга журналистлары