Мостафа Газизев (Мостафа Шакир улы Газизев, , — , ) — Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1944). Көнбатыш Украина территориясендә барган сугышларында батырлык күрсәткән.
Биографиясе Мостафа Шакир улы Газизов 1923 елның 5 октябрендә (икенче мәгълүматлар буенча 15 октябрдә) Башкорт АССР-ының Уфа кантоны Яңа Муса авылында туган. Татар. Кабак җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң колхозда эшли.
1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә. Көнбатыш, Калинин, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтларында сугыша (1-се гвардия танк армиясенең 8-се гвардия механизацияләнгән корпусы, 21-се гвардия механизацияләнгән бригадасы, 69 нчы гвардия танк полкы). Дан орденының тулы кавалеры.
1950 ел — кече лейтенантлар курсын тәмамлый.
1959 елдан отставкада. Уфа шәһәрендә яши һәм эшли.
2005 елның 27 октябрендә вафат була. Көньяк зиратта җирләнгән.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре III дәрәҗә Дан ордены, 10 февраль, 1944 ел II дәрәҗә Дан ордены, 8 май, 1944 ел I дәрәҗә Дан ордены, 23 сентябрь, 1944 ел I дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены
Чыганаклар
Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Дан орденының кавалерлары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:5 октябрь көнне туганнар Төркем:1923 елда туганнар Төркем:Кырмыскалы районында туганнар Төркем:Бөек Ватан сугышы танкистлары Төркем:27 октябрь көнне вафатлар Төркем:2005 елда вафатлар Төркем:Уфада вафатлар