Альберт Галиев (Альберт Әбүбәкер улы Галиев, , — , ) — СССР һәм РФ физигы. СССР ФА мөхбир әгъзасы (1987), РФА академигы (1992), СССР ФА (РФА) Космик тикшеренүләр институты директоры (1988-2002).
1940 елның 19 октябрендә Башкорт АССР башкаласы Уфада туган, Мәскәү дәүләт энергетика университетында укыган, аннары Новосибирск дәүләт университетына күчкән. 1964 елда физика-математика фәннәре кандидаты, 1968 елда физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәләрен алган, шул чорда СССРда фән докторлары арасында иң яше була.
1970 елда СССР Фәннәр академиясенең Югары температура институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлаган. 1973 елда СССР ФА Космик тикшеренүләр институтына күчә, космик плазма физикасы бүлеген җитәкли, аннары әлеге институтның директоры була.
Космосны өйрәнү белән бәйле күп проектларда катнаша һәм җитәкче була. Плазмада дулкыннарның мөнәсәбәте теориясен ачкан галим.
2022 елның 12 сентябрендә озакка сузылган авырудан соң вафат булган Космосны тикшерүче танылган академик Альберт Галиев вафат. Татар-информ, 14.09.2022
Искәрмәләр
Төркем:Физика-математика фәннәре докторлары Төркем:Академиклар