Олег Газманов, Олег Михаил улы Газманов ( (22.07.1951) — совет һәм рус эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, продюсер, режиссер, РФ атказанган (1995) һәм халык (2002) артисты, техник фәннәр кандидаты, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат.
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 22 июлендә Калининград өлкәсе Гусев шәһәрендә туган. Әтисе — һөнәри хәрби, майор Михаил Семен улы Газманов, милләте — беларус, әнисе — Зинаида Абрам кызы (1920-2006), хәрби һоспитал табиб-кардиологы, милләте — яһүд. Калининград шәһәренең 8 нче санлы урта мәктәбен, «суыткыч һәм компрессор машиналар һәм җайланмалар» белгечлеге буенча Калиниград югары инженер диңгез укуханәсен () (1973), «гитара» сыйныфы буенча Калининград музыка укуханәсен (1981) тәмамлаган. КВИМУ тәмамлагач, әлеге уку йортында укыта, фән белән шөгыльләнә башлый. Музыка укуханәсен тәмамлагач, «Калиниград» ресторанында, «Атлантик» һәм «Виза», соңрак «Синяя птица», «Галактика» ансамбльләрендә җырлый. 1998 елда үзенең «Эскадрон» ансамблен оештыра.
Иҗаты Беренче башкарган җыры — «Ак кар» (Белый снег) (1969). Олег Газмановка, композитор буларак, дан-шөһрәтне улы Родион башкаруындагы «Люси» җыры (1988) китерә. Әлеге җыр Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, соңыннан РФ эстрадасында заманча балалар популяр музыкасы юнәлеше башлануга юл ача. Олег Газманов язган җырларны Валерий Леонтьев, Маша Распутина, кече Владимир Пресняков һ.б. үз репертуарына ала. Ялгыз җырчы буларак, карьерасы 1989 елда «Эскадрон» җыры белән башлана. Әлеге җыр һәм аннан соң язган биш җыры белән хит-парадларның беренче өчлегенә керә. 1992 елда Монте-Карлога The World Music Awards еллык тантанасына Best selling russian artist of the year (Елның иң яхшы сатылучы россияле иҗатчысы) буларак чакырыла. «Эскадрон» альбомы Европа илләрендә һәм Канадада уңышлы сатыла. 1989 елдан башлап, «Ел җыры» (Песня года) телефестивалендә катнашып килә һәм лауреат исеме ала.
Олег Газмановның башкару стиле үзенчәлеге — халык фольклоры традицияләрен заманча поп- һәм рок-музыка белән бәйли белүдә Знаменитости.
7 мәртәбә «Овация» милли премиясе лауреаты була: 1992 «Ел шлягеры» («Морячка» җыры белән), «Поп музыка солисты» номинацияләрендә. 1993-1994 «Иң яхшы җыр язучы шагыйрь» номинациясендә. 1996-1997 «популяр музыкада ватандарлык юнәлешен үстергән өчен». 4 мәртәбә «Алтын граммофон» премиясенә лаек була (1996, 1999, 2003, 2010).
Дискография
1991 — «Эскадрон» Jeff -Records 1993 — «Морячка» SNC-Records 1994 — «Загулял» RDM 1996 — «Бродяга» RDM 1996 — «Москва. Лучшие песни» (җыентык) Эскадрон Records 1997 — «Эскадрон моих песен шальных…» 1998 — «Красная книга Олега Газманова» Эскадрон Records 2000 — «Из века в век. Избранное» (җыентык) 2002 — «Первый раунд — 50!»
2003 — «Мои ясные дни» 2004 — «Господа офицеры — 10 лет» (җыентык) 2005 — «Сделан в СССР» 2008 — «Семь футов под килем» 2011 — «Upgrade» (җыентык) 2012 — «Измерение жизни» 2013 — «Антология» (коллекция басмасы) 2014 — «Перезагрузка» (альбом) 2015 — «Вперёд, Россия!» (альбом)
Видеоклиплар
«Эскадрон» (1989, реж. О. Газманов) «Морячка» (1991, реж. М. Хлебородов) «Люси» (1988, реж. В. Коротков) «Танцуй пока молодой» (1992, реж. М. Макаренков) «Моя любовь» (1993, реж. А. Разенков) «Аэрофлот» (1993, реж. Г. Илугдин) «Загулял» (1993 , реж. М. Хлебородов) «Закрой мои глаза» (1993, реж. И. Песоцкий) «А я девушек люблю» (1994, реж. И. Песоцкий) «Футбол» (1994, реж. Ю. Фишман)
«Балтийский берег» (1995, реж. Ю. Фишман) «Бродяга» (1996, реж. Т. Баркалая) «Москва» (1996, реж. Н. Михалков) «Надежда умирает последней» (1996, реж. Г. Гаврилов) «Мотылек» (1998, реж. А. Петросян) «Мне не нравится дождь» (1998, реж. В. Разгулин) «Этот день» (1998, реж. В. Разгулин) «Мой храм» (1997, реж.С. Дебижев) «Москва» (1997, реж. С.Дебижев)
Тәнкыйть
2014 Латвиягә итеп игълан ителә. 2015 Украинага итеп игълан ителә.
Гаиләсе I хатыны — Ирина (1951), улы Родион (1981), җырчы II хатыны — Мария Мавроди (1969), кызы Марианна (2003)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1995 РФ атказанган артисты 2001 РФ халык артисты 2006 Хөрмәт ордены (РФ) 2012 IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен ордены 2013 Калининград шәһәренең 2013 Сарытау шәһәренең 2025 «Дуслык» ордены ― Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм мәдәният һәм сәнгатьне үстерүдәге казанышлары өчен Рөстәм Миңнеханов Олег Газмановка «Дуслык» ордены тапшырды. Татар-информ, 1.05.2025 Искәрмәләр
Сылтамалар О. Газмановның шәхси сайты О. Газманов «Чикләрсез татарлар» сайтында
Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Калининград музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:СССР җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары