Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев, яки Шәйхразыев ( яки , 3 февраль 1963, Сәет, Минзәлә районы, ТАССР, РСФСР, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010—2014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 3 февралендә Татарстан АССР Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туган. Әтисе ягыннан бабасы Шәйхрази Арсланов 1942 елда Сталинград янында сугышта һәлак булганГөлүзә Ибраһимова. Васил Шәйхразыев быел гаиләсендә булган шатлыклы вакыйга турында сөйләде. Татар-информ, 25.12.2024. Әтисе Гаяз (Габтелгаяз) иртә вафат булган. Әнисе Саимә балаларын ― Гөлфияне, Василны, Резидәне берүзе укыткан, кеше иткәнРавил Сабыр. Оныта алмыйм, онытмыйм. «Ирек мәйданы», № 12, 2024 ел, 131-136нчы бит.

«Хокук белеме» белгечлеге буенча Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлаган (1990). 1981-1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.

Хезмәт юлы 1980-1981 «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтер. 1983-1993 ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны. 1993-1995 «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы. 1995-2003 «“Челны” финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры. 2003-2004 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе. 2004-2005 Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары. 2006-2010 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе. 2010-2014 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры. 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 ― «Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Кораллы көчләренә 70 ел» медале 1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале 2007 ― «Муниципаль район муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе» 2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе. 2013 ― «Дуслык» ордены (РФ) 2019 ― «Почет» ордены (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен. Василь Шайхразиев удостоен “Ордена Почета”. | Всемирный конгресс татар, 29.08.2019 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен. Василю Шайхразиеву вручен орден “Дуслык” Всемирный конгресс татар. 4.02.2023 2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе )Энҗе Габдуллина. Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде. Татар-информ, 27.05.2023 2024 ― Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы ― Чечен Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында милләтара, дуслык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә һәм ныгытуга, Чечен Республикасында «Сабантуй» татар милли бәйрәмен үткәрүне югары оештыруга керткән зур өлеше өчен Васил Шәйхразыев Чечен Республикасы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Всемирный конгресс татар, 02.07.2024. 2024 ― «Халыклар дуслыгы» медале (Омск өлкәсе) ― Омск өлкәсе территориясендә яшәүче халыклар арасында дуслык һәм татулыкны ныгыту эшендә актив эшчәнлеге өченОмск өлкәсе Губернаторы Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы»медале белән бүләкләде. Всемирный конгресс татар, 27.07.2024. 2025 ― (Россия) ― хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Васил Шәйхразыев Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Всемирный конгресс татар, 26.03.2025.

Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстанның Әтиләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2016 елның мартыннан). 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайланды Татар конгрессының VI корылтае. Азатлык Радиосы, 03.08.2017 Национальный совет «Милли шура» возглавил Василь Шайхразиев, а Шаймиев отшутился. БИЗНЕС Online, 03.08.2017. 2016-2022 елларда ― Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесеМарат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татар-информ, 2.09.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар

В.Г. Шәйхразыев Татарстанның эшлекле үзәге сайтында В.Г. Шәйхразыев «Чикләрсез татарлар» сайтында В. Шәйхразыев, Чаллы мэры. «Татарстан» журналы "Ялкын" журналының "Лидерлар мәктәбе" проекты кысаларында Васил Шәйхразиев белән әңгәмә

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Мэрлар Төркем:Юристлар Төркем:Сәяси фирка әгъзалары Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:Чаллы башлыклары Төркем:Шәхесләр:БТК Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:«Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары