Александр Кирзимов, Александр Илья улы Кирзимов (, 1897 ел, Вернвый ― 1955 ел, Мәскәү) – совет хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1941), Беренче бөтендөнья, Ватандашлар, Бөек Ватан сугышларында катнашучы.

Тәрҗемәи хәле 1897 елның 12 декабрендә Верный (хәзерге Алматы) шәһәрендә туган. ТатарКомкорлар исемлегендә. Шәһәр укуханәсендә 2 классны тәмамлаган (1910). 1913-1915 елларда тәмәке фабрикасы эшчесе. 1915 елда патша армиясендә хәрби хезмәттә.

Хәрби карьера Екатиринбурда 120- запастагы пехота батальонында, 18- Влодак полкында хезмәт итә. Көнбатыш фронтта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. 1916 елда, яраланып, Сызранда дәвалана. 1917 елда Себер пехота полкында (Ташкәнт) кече унтер-офицер. 1917-1922 елларда Ватандашлар сугышында катнаша. Октябрь инкыйлабыннан соң Ташкәнттә ирекле кызыл гвардия отрядына кушыла. Взвод командиры (1918), кавалерия разведкасы башлыгы, эскадрон хәрби комиссры (1920), эскадрон командиры (1921).

ВЧК чик саклау гаскәрендә 1921 елның декабреннән ВЧК чик саклау хезмәтендә: 1921 – Термез шәһәрендә. 1922 - Көнчыгыш Бохара экспедициясендә. 1924 – Керки (хәзер Атамурат) шәһәрендә. 1925 елдан Төньяк Кавказда (Грозный, Орджоникидзе шәһәрләрендә) ОГПУ гаскәрләре дивизион командиры. 1931 елдан Налчык, Махачкала, Биштау (Пятигорск) шәһәрләрендә милли дивизион командиры. 1929-1930 елларда РККА комсоставының белемнәрен күтәрү курсларында укый. 1934-1936 елларда М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия тыңлаучысы. Академияне тәмамлагач, Украинаның Львов өлкәсе Броды шәһәрендә 16- аерым мотоукчылар полкы командиры.

Бөек Ватан сугышында Сугыш башында А. Кирзимов полкы Көньяк-Көнбатыш фронты флангын саклап, Стыр елгасы буйлап заслонда тора. А. Кирзимов Ленинград фронтына күчерелеп, яңа төзелгән 265- дивизия командиры итеп билгеләнә. Тулысынча оешып бетмәгән дивизия Выборг янында сугышка керә һәм күп югалтулар кичерә. 1941 елның 24 августында «ышанычны акламау» сылтавы белән, А. Кирзимовны вазифасыннан азат итәләр. 1941, сентябрь – 6- аерым укчы бригада командиры. 1942, гыйнвар – Урта Азия хәрби округында кавалерия дивизиясе командиры. 1942, август – Мәскәү хәрби округында 6- һава-десант корпусы командиры. 1942, декабрь – 6- гвардия һава-десант дивизиясе командиры (Югары Башкомандование Ставкасы резервында) 1943, март - 380- укчы дивизия (Ставка резервында) командиры. 1943, июль–1945 - Касыйм шәһәрендәге пулемётчылар училищесы башлыгы. 1946 елның маенда отставкага чыга. 1955 елның 7 маенда Мәскәүдә вафат була.

Гаиләсе Ташкәнтта гаиләсе Шевченко урамы, 24 йорт, 12 фатирда тора. Хатыны – Кирзимова Елизавета Филипповна (1915-1977). Уллары Юрий Михайлович Пинигин (1932), Михаил Михайлович Пинигин (1936).Чик сакчылары форумы сайтында

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены (1943) Кызыл Байрак ордены (1936, 1944) 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены Кызыл Йолдыз ордены (Бохара совет республикасы) Искәрмәләр

Әдәбият Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь. Т. 2. — М.; Жуковский: Кучково поле, 2006. Рәис Зарипов. Корпус командирлары. «Казан утлары», 2015, № 5.

Сылтамалар НКВД 15 дивизиясе составындагы офицерларның язмышы

Төркем:Генерал-майорлар (ССРБ) Төркем:Корпус командирлары Төркем:Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлаучылар Төркем:Казакъстан татарлары