Халыкара йөзү федерациясе (, кыскартылган FINA/ФИНА) — алты су спорт төре буенча халыкара күләмдәге җитәкче орган: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы һәм хай-дайвинг. Штаб-квартирасы Лозанна шәһәрендә (Швейцария) урнашкан.
Төп максатлар FINA биш төп максатны күздә тота: бөтен дөнья буенча йөзү үсешенә төрле яклап булышлык итү һәм этәргеч бирү; халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә булышлык итү һәм этәргеч бирү; йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, су полосы, синхрон йөзү, хай-дайвинг буенча ярышлар уздыру өчен, шул исәптән, ветераннар арасында да, бердәм кагыйдәләр кабул итү; FINA эгидасы астында дөнья чемпионатлары һәм бүтән чаралар оештыру; бөтен дөнья буенча спорт йөзү объектларының санын арттыру.
Сылтамалар http://kazan2015.com/tat/fina http://www.fina.org/
Төркем:Спорт төрләре