Ибраһим Газизуллин (Ибраһим Галим улы Газизуллин, ) – Советлар Берлеге Каһарманы (1944), өлкән лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
1919 елның 3 июнендә Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Татар. Әнисе – Фатиха Газизуллина Кукмара районыннан. Чиләбе шәһәренең 58- санлы мәктәбенең 7 сыйныфын, аннары Чиләбе трактор заводы каршындагы ФЗӨ (фабрика-завод өйрәнчекләре) мәктәбен тәмамлаган. Слесарь булып эшләгән. Эштән буш вакытта аэроклубка йөри. 1939 елда Чиләбе шәһәренең Ленин районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елда Молотов (хәзерге Пермь) шәһәрендә очучыларның хәрби һава мәктәбен тәмамлый.Ил батырлары сайтында
Бөек Ватан сугышында 1943 елның 25 гыйнвареннан хәрәкәттәге армиядә. Калинин, Воронеж, Дала (1943 елның 20 октябреннән II Украина фронты) фронтларында хәрәкәт итә. 5- һава гаскәренең 1- Кировоград гвардия авиакорпусының 292- (1944 елның 5 февраленнән 9- гвардия) һөҗүм итүче һава дивизиясенең 667- (1944 елның 5 февраленнән 141- гвардия) авиаполкында 2- эскадрилья командиры урынбасары (соңрак командиры) була.
Батырлыгы 1944 елның 12 гыйнварена Ил-2 очкычында дошман өстенә 90 тапкыр очыш ясап, күп санда транспорт чарасы, гаскәр, хәрби техниканы юкка чыгара. 32 танк, 105 автомашина, 12 зенит-туп батареясын тар-мар итә, 3 ягулык складын, 4 корал складын, 10 ягулык цистернасын яндыра, 450 дошман гаскәриен сафтан чыгара. 16 очышта дошманның 7 очкычын бәреп төшерә. 1944 елның 1 июл указы нигезендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
Үлеме Ләкин батырга бүләкне алырга насыйп булмый. 1944 елның 30 маенда, Румыниянең Яссы шәһәреннән 10 чакрым ераклыкта, очучы И. Газизуллин һәм укчы Василий Журавлевның очкычы зенит утына эләгеп, һавада яна.Мемориал банкында
Хәтер Чиләбе шәһәрендә урамга, 58- мәктәпкә, Чиләбе трамваена исеме бирелгән. Кукмара эшчеләр бистәсендә урамга исеме бирелгән.Кукмара бистә шурасы карары № 7 17.06.1994 Чиләбе мәдәният һәм сәнгать академиясе (элекке 58- мәктәп) бинасына ядегәрлек такта беркетелгән. 58- мәктәп каршында һәйкәл (стела) урнаштырылган (13.09.1988). Шәһәр һәм илләр буенча юл күрсәтүче сайтта 1-Һөнәри укуханә (элекке ФЗӨ мәктәбе) бинасында барельефы урнаштырылган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (1944 ел, 1 июль). Ленин ордены (1944 ел, 1 июль). Кызыл Байрак ордены (1943 ел, 1 сентябрь) – 15хәрби очыш өчен. Кызыл Байрак ордены (1943 ел, 30 сентябрь) – 28 хәрби очыш өчен. Кызыл Йолдыз ордены (1943 ел, 22 май) – 13 хәрби очыш өчен.
Чыганаклар Кислицын А.С. За землю родную. Чиләбе, 1967; Герои Советского Союза — наши земляки. Казан, 1982. Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000. Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. Т.1. Мәскәү, 1987. Донченко С. Флагман штурмовой авиации. Киев: Политиздат Украины, 1988.
Сылтамалар Мемориал мәгълүмат банкы Газизуллин Ибраһим Галим улы
Моны да карагыз Чиләбедәге һәйкәленең тасвирламасы
Искәрмәләр