Фәрит Газизуллин (Фәрит Рәфыйк улы Газизуллин, ) — РФ милек мөнәсәбәтләре министры (1997-2004), «Газпром» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы. Социология фәннәре докторы, фәлсәфә фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле 1946 елның 20 сентябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туган. Горький шәһәрендә су транспорты инженерлары институтын «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган (1973).

Хезмәт юлы 1963-1969 Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге заводта җыючы, техник-нормалаучы, ВЛКСМ комитеты сәркатибе. 1969-1973 ВЛКСМ Яшел Үзән шәһәр комитеты беренче сәркатибе. Яр Чаллыда 1973-1976 ВЛКСМ Яр Чаллы шәһәр комитетты беренче сәркатибе. 1976-1980 ВЛКСМ Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. 1980-1984 КПССның Яр Чаллы шәһәре Комсомол район комитеты икенче сәркатибе. 1984-1987 Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисе. Казанда 1987-1989 ТАССР министрлар шурасы бүлек мөдире. 1989-1991 ТАССР дәүләт планы комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1991-1996 ТР хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары – дәүләт мөлкәте белән идарә итү һәм сәнәгать дәүләт комитеты рәисе. Мәскәүдә 1996 елның июненнән РФ дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары. 1997 елның сентябреннән РФ дәүләт мөлкәте министрының беренче урынбасары. 1997 елның декабреннан РФ хөкүмәте рәисе урынбасары-РФ дәүләт мөлкәте министры (1999 елның гыйнваре-мартында өзеклек белән). 2000 елның маеннан РФ милек мөнәсәбәтләре министры. 2004 елда министрлык административ реформа сәбәпле бетерелелә.

«Газпром» ААҖ директорлар шурасы әгъзасы (1998-1999 елларда шура рәисе), 2010 елда аудит буенча комитет әгъзасы.

Сылтамалар «Российская газета» «Милләттәшләр» сайты

Моны да карагыз Оныклары өчен судлашуы турында

Искәрмәләр

Төркем:Россия хөкүмәте әгъзалары Төркем:Социология фәннәре докторлары Төркем:Фәлсәфә фәннәре кандидатлары