Әнвәр Баһаветдинов (Әнвәр Бәдретдин улы Баһаветдинов) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1983-1986). Тәрҗемәи хәле 1925 елның 27 ноябренда ТАССР Кама Тамагы районы Җәмәки авылындаАвыл хәзер юкка чыккан туган. Бондюг урта мәктәбен (1943), Казанда икеелык фирка мәктәбен (1953), Минзәләдә авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Казан дәүләт университетын (1959) тәмамлаган. Хезмәт юлы 1941-1942 ТАССР Бондюг районы Бондюг МТСы тракторчысы. 1943-1950 хәрби хезмәттә. 1950 ТАССР Бондюг хәрби-исәп өстәле башлыгы. 1950-1951 ВЛКСМ Бондюг райкомы икенче сәркатибе. 1953-1961 КПСС Бөгелмә райкомы бүлек мөдире, Бөгелмә МТСы буенча сәркатип, 1957-1960 Бөгелмә шәһәр комитеты сәркатибе, 1960-1961 икенче сәркатип. 1961-1962, 1965-1979 КПСС Азнакай райкомы беренче сәркатибе. 1962-1965 ТАССР Әлмәт колхоз-совхоз сәнәгать идарәсе фирка комитеты сәркатибе. 1979-1983 КПСС Әлмәт шәһәр комитеты беренче сәркатибе. 1983-1986 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Халыклар дуслыгы ордены 3 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Азнакайның мактаулы ватандашыАзнакай бистә шурасы карары № 582 30.12.1981 Хәтер 2023 елның 30 августында 1984―2002 елларда яшәгән Маяковский урамындагы 19нчы йорт фасадында истәлек тактасы куелган. Авторы ― скульптор Тимофей ТюринНадежда Гордеева. В Казани открыли мемориальную доску в честь государственного деятеля Анвара Багаутдинова. Татар-информ, 30.08.2023. Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. Сылтамалар ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты Атаклы кешеләр сайты
Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары