Шамил Мостаев (Шамил Әсгать улы Мостаев) – дәүләт эшлеклесе, ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе (1986-1990).

Тәрҗемәи хәле 1929 елның 17 маенда ТАССР Буа районы Норлат авылында туган. Буада ветеринария техникумын (1946), Казанда югары фирка мәктәбен (1959), Казан финанс-икътисад институтын (1964) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1942-1943 ТАССР Буа районы «Марс» күмәк хуҗалыгы эшчесе. 1946-1948 ТАССР Ютазы районы Бәйрәкә зооветеринария врачы бүлекчәсе ветеринария технигы. 1948-1949 ТАССР Буа районы «Марс» күмәк хуҗалыгы ветеринария фельдшеры. 1949-1951, 1953 ВЛКСМ Буа райкомы бүлек мөдире, 1953 икенче сәркатип. 1951-1953 хәрби хезмәттә. 1954-1955 КПСС Буа райкомы инструкторы. 1959-1964 КПСС өлкә комитеты инструкторы. 1964-1965 ТАССР Апас колхоз-совхоз сәнәгать идарәсе фирка комитеты сәркатибе. 1965-1969 КПСС Апас райкомы беренче сәркатибе. 1969-1984 ТАССР финанс министры. 1984-1986 ТАССР һөнәри берлекләр өлкә шурасы рәисе. 1986-1990 ТАССР Югары шурасы президиумы рәисе.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2 Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Халыклар дуслыгы ордены

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. — Казан: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.

Сылтамалар ТР Дәүләт шурасы рәсми сайты «Республика Татарстан», 04.12.2012

Искәрмәләр

Төркем:Сәясәтчеләр Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар