Богырыслан округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Богырыслан шәһәрендә урнашкан булган. Тарих Богырыслан округы 1928 елның 14 маенда төзелгән; аның составына юкка чыгарылган Самар губернасының Богырыслан өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Богырыслан округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгәннәр.
Административ бүленеш Богырыслан округы 12 районга бүленгән була: Абдулла районы, Әсәкәй районы, Байтуган районы, Богырыслан районы, Кенәл-Черкас районы, Келәүле районы, Коровино районы, Микушкино районы, Пономарёвка районы, Сергиевск районы, Сук-Карамалы районы, Чаллыбаш районы.
Моны да карагыз Богырыслан өязе
Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае