Пенза округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Пенза шәһәрендә урнашкан булган. Тарих Пенза округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Пенза губернасының Түбән Ламу, Чамбар һәм Пенза өязләре җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Пенза округы, ССРБ округларының күпчелеге кебек үк юкка чыгарыла; районнары Урта Идел краеның туры буйсынуга күчерелгән.
Административ бүленеш Пенза округы 14 районга бүленгән була: Анучино районы, Башмаково районы, Голицино районы, Исса районы, Каменка районы, Керенск районы, Кучко-Ялар районы, Лунинец районы, Мокшан районы, Түбән Ламу районы, Пачелма районы, Пенза районы, Поим районы, Түбән Ламу районы, Чамбар районы. Моны да карагыз Пенза өязе
Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае