Гүзәл Идрисова, Гүзәл Фирдәвес кызы Идрисова, ире буенча фамилиясе БаһавиеваБагавиева (Идрисова) Гузель Фирдависовна. g.ayaris.ru (Гузель Фирдависовна Идрисова, 1979 елның 25 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― эстрада җырчысы, республика конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2023).

Тәрҗемәи хәле 1979 елның 25 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туганГүзәл Идрисованың тәрҗемәи хәле. Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты Вконтакте, 27.08.2024. Әтисе Фирдәвес Мәҗит улы Идрисов (хәзерге Тукай районы Яңа Бүләк авылыннан, Илһам Шакировның авылдашы) машина йөртүче булып эшләгән, гармунда оста уйный. Әнисе Әнүзә Габдуллаҗан кызы (1957 елгы, Сарман районы Чураш авылыннан), Чаллыда Эчке эшләр министрлыгы госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгән, оста биюче. Әти-әнисе 2021 елдан Чаллыдан күченеп кайтып, Күктәк-Мирсәеттә яшиләр. Гаиләдә бер кыз туганы бар, Казанда яшиГөлназ Хәбибуллина. Артист әниләре 8 март бәйрәме турында: «Балаларыбызның тормышлары өчен сөенеп яшибез». Интертат, 8.03.2024.

Кечкенәдән татар җырларын тыңларга яраткан. Ел саен мәйданда (Сабан туенда) җырлар өчен әтисе Фирдәвес яңа җыр өйрәткән. Гүзәл Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә укыган. Фортепиано классы буенча музыка мәктәбен, «музыка укытучысы» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының Чаллы филиалы ― Яр Чаллы педагогика көллиятен кызыл дипломга (2001, укытучысы Луиза Әхмәдуллина) тәмамлаган. Иҗат юлын, студент вакытында ук, Рөстәм һәм Гөлдания Хәйруллиннар төркемендә бэк-вокалчы булып башлаган. 4-5 ел алар белән эшләгән. Беренче сәхнә укытучысы дип Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаны саный. Гастрольләрдә аена 28-30 концерт куйганнар. Сәхнәдә халык белән эшләү тәҗрибәсен әлеге төркемдә эшләгәндә туплаган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Габидулла Хөрмәтуллин төркемендә дә эшләгән.

2008 елда Казанга килгән, «Туган авылым» күңел ачу үзәгенә җырчы булып урнашкан. Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров төркемендә бэк-вокалда җырлаган. Әлеге төркемгә музыкант булып урнашкан Илназ Баһ белән танышып, 2009 елда гаилә корганнар. Үзләренең иҗат төркемен оештырып, алар Татарстан Республикасы авыллары, шәһәрләре, районнары буйлап концертлар белән гастрольләрдә булганнар. Тантаналы чаралар, туйлар, юбилейлар үткәрәләр. Пандемия вакытында 149нчы мәктәптә вокал укытучысы булып эшләгән. Уллары бераз үскәч, «Бәхетдин» ансамбле булып оешып, гастрольләргә йөриләр. Беренче уллары Камил беренче сыйныфка укырга кергәч, озакка сузылган гастрольләргә чыкмыйлар, якын-тирәдәге концертларга гына йөрибез, дип сүз бирешәләр. 2012 елдан Казан шәһәре Совет районы «Азино» балалар иҗаты үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшлиБагавиева Гузель Фирдависовна. МБУДО ЦДТ Азино.

Үзенең чыгышларында татар халык җырларын, ретро-композицияләрне һәм популяр татар һәм Россия башкаручылары репертуарыннан җырларны башкара. Автор-башкаручы буларак билгеле. Аның дискографиясендә ялгыз сингллар һәм Илназ Баһ белән дуэтлар бар. 2025 елда ул «Якын кешем» синглын чыгарган. «Гаилә ― җылы учагым» (2025) программасында Илназ Баһ җырлары яңгыраган («Аңла йөрәгемне», «Ярый әле син бар, туганым»). Аларның концертларында бөтен гаилә катнаша. «Баһетдин» вокаль-инструменталь ансамбле төрле жанрдагы композицияләрне башкара. Олы улы Казан мэры стипендиаты Камил Баһ гармунда оста уйный һәм татар көйләрен башкара. Урта һәм кече уллары Рамил һәм Марсель Илназ Баһ язган җырларны башкаралар, музыка коралларында уйныйларГүзәл Идрисова. profi.ru.

Яратып җырлаган җырлары: «Әнкәемнең ак күлмәге», «Әнкәй-әткәй», «Рәхмәт сиңа, укытучым», «Ай, җаный, вай, җаный», «Ярамыйга карамый», «Чык тизрәк юлларга», «Нигә икән, нигә шундый без» (Илназ Баh көе, Резеда Вәлиева сүзләре), «Күрәсем килгән иде», «Кичерергә микән сине», «Килә икән яшьлек ике дә,» «Янсын учагыбыз», «Дус», «Якын кешем», «Рәхмәт әйтеп яшик язмышка», «Назлы гөл», «Карлар ява», «Туган көн», «Син кирәк», «Ничек бар, шулай сөям», «Авылыма кайтам», «Җимешем», «Яшьнәр чакта яшьнәгез», «Бер күрешү үзе бер гомер», «Өметемне өзмәмен», «Син ышанма» һ.б.Гузель Идрисова — Табышмак: тексты песен, клипы и концерты. shazam.com ‎Альбом «Карлар Ява - Single» — Гузель Идрисова & Ильназ Бах. Apple Music.

Дискография Туган көн (альбом, 2022). Син кирәк (Илназ Баһ белән альбом, 2022). Гаилә ― җылы учагым (җыентык, 2024). Якын кешем (сингл, 2025).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2023 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым». Ватаным Татарстан, 01.03.2023ТР Рәисенең 20.02.2023 елгы Указы

Шәхси тормышы Кияүдә. Ире җырчы Илназ Баһ (Илназ Фаил улы Баһавиев), Татарстанның атказанган артисты. Уллары Камил (2011 елгы, баянда уйный, күп конкурслар лауреаты), Рамил (2014 елгы, спорт белән дус, бәрмә уен коралларында уйный), Марсель (2016 елгы, курайда уйный, конкурслар лауреаты)Милена Новикова. Илназ Баһ олы улы турында: «Машина түгел, кечкенә уенчык гармун сайлады». Интертат, 1.01.2026. Уллары белән «Нәселдә без эзлебез», «Шәҗәрә», «Әни, әнкәй, әнием», «Татар малае, татар кызчыгы» һ.б. конкурсларда катнашып, призлы урыннар алганнар. 2024 елда «Нечкәбил» конкурсында Казанның Совет районы данын яклап гаиләсе белән катнашканЭльза Газизова. Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ: «Өйдә татарча гына сөйләшәбез». «Мәдәни Җомга», № 47 (1565), 28.11.2025. – Б.12-13..

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Эльза Газизова. Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ: «Өйдә татарча гына сөйләшәбез». «Мәдәни Җомга», № 47 (1565), 28.11.2025. – Б.12-13.

Сылтамалар Гөлүзә Ибраһимова. Гүзәл Идрисованың тәүге концерты: «Улларыма үземә охшаган яхшы киленнәр очрасын иде, дим». Интертат, 29.11.2022 Гузель Идрисова (Багавиева), день рождения 25 мая, Набережные Челны Гүзәл Идрисованың тәрҗемәи хәле. Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты Вконтакте, 27.08.2024

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Яр Чаллы педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Укытучылар