Кесшур (, ) — Удмуртиянең Юкамен районы урнашкан татар авылы, Дасис авыл җирлегенә керә.
Географиясе
Юкамен авылыннан 13 км көнчыгышка, Глазовтан 28 км көньякка һәм Ижевскидан 125 км төньяк-көнбатышка таба Кесшур елгасы (Убыть елгасы кушылдыгы) буенда урнашкан.
Каты юл юк. Кече Вениж авылы ягыннан (Глазов — Парзи — Юкаменск җирле автоюлы) балчыктан керү юлы бар.
Сәгать поясы Кесшур авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).
Атамасы Авыл атамасы удмуртчадан «кес шур» — «коры елга» дип тәрҗемә ителә.А. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011.
Тарихы
Ключевской (Кескур, Кещурский) пүчинкәсе беренче тапкыр 1802 елда телгә алына, ул вакыт биредә 5 йортта 12 ир кеше яшәгән, барысы да бисермәннәр. 1859 елда 163 кеше яшәгән. 1891 елда биредә 40 йортта 297 кеше, шул исәптән 174 татар һәм 123 бисермән яшәгән. 1959 елда 173 кеше исәпләнгән, инде авыл тулысынча татарлашып беткән.«Родная Вятка».
Халык саны
Искәрмәләр
Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары