Гөлшат Галиуллина, Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, кыз фамилиясе Хөсәенова (Гульшат Раисовна Галиуллина; 1970 елның 5 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Мөслим районы, Югары Табын) ― галимә – татар теле белеме белгече, филология фәннәре докторы (2009), 2015 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор (2018). Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2025).

Тәрҗемәи хәле 1970 елның 5 ноябрендә Татарстан АССР Мөслим районы Югары Табын авылында туган. Түбән Табында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Нашу школу окончили. Официальный сайт Нижнетабынской СОШ, 1986―1989 елларда Минзәлә педагогика училищесында (1995 елдан көллият) укыган. 1989 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләре факультетына укырга кергән. 1994 елда «Филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча укуын тәмамлаган (кызыл дипломга) һәм татар теле кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калган. Бер үк вакытта Татар дәүләт гуманитар университетында укыткан Галиуллина Гульшат Раисовна. Тюрко-Татарский Мир.

1999 елның 22 апрелендә Казан университетының атказанган профессоры Гомәр Саттаров җитәкчелегендә «10.02.06 ― Төрки телләр» (татар теле) белгечлеге буенча «ХХ гасырда Казан шәһәре татарларының антропонимиясе (шәхси исемнәр материалында)» () темасына филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклаган.

2002 елда Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасы буенча доцент исеме бирелгән. 2010 елның 2 феврелендә «10.02.02 – Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле)» белгечлеге буенча «Лингвокультурологик аспектта татар антропонимиясе» () темасына филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклаган (фәнни консультант филология фәннәре докторы профессор Гомәр Фәиз улы Саттаров)Диссертация на тему «Татарская антропонимия в лингвокультурологическом аспекте».

2008 елда Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының заманча татар теле кафедрасы мөдире итеп сайланган.

2012 елдан ― Казан федераль университетының заманча татар теле һәм методика кафедрасы профессоры. 2015 елдан ― Казан (Идел буе) федераль университеты Л. Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасы мөдире. 2018 елда профессор исеме бирелгәнГалиуллина Гульшат Раисовна. Российский гуманитарный журнал.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: татар теленең лексикасы һәм ономастикасы. Татар теле, РФ халыклары телләре, лексикология, семасиология, сөйләм теле, ономастика, лингвокультурология, социолингвистика, билингвизм. Татар теленең ономастик киңлеген комплекслы тасвирлауның лингвомәдәни моделе эшләнгән. Хәзерге этник һәм этникара гаиләләрдә этномәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгы индикаторы буларак туган телне өйрәнү методикасы тәкъдим ителгән. Хәзерге татар сөйләм теле комплекслы өйрәнелгән.

«Tatarica» (Татарика) фәнни журналының башкарма мөхәррире Редакционная коллегия. Научный журнал «Tatarica» КФУның диссертация советы әгъзасы КФУның диссертация советы рәисе урынбасары «Филология и культура. Philology and Culture» журналының редколлегия әгъзасы «Российский гуманитарный журнал»ның (Россия гуманитар журналы) редколлегия әгъзасы 2023 елдан ― Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Гульшат Галиуллина избрана заместителем председателя Всемирной общественной организации татарских женщин «Ак калфак». Всемирный конгресс татар, 20.05.2023

Галимә җитәкчелегендә өч кандидатлык диссертациясе якланган. 250 гә якын фәнни һәм укыту басмалары авторы. Күпъелык хезмәт юлында тупланган бай мирасы ― күп санлы фәнни мәкаләләре, монографияләре, китап-дәреслекләре, методик әсбаплары ― татар теле белеменең үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән әлеге хезмәтләр галимәнең фәнгә зур мәхәббәтен чагылдыраХазеева Э.Ф. Гульшат Раисовна Галиуллина. Научная библиотека КФУ Вконтакте, 5.11.2025.

Монографияләр һәм уку әсбаплары

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 ― Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы 2017 ― «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә» истәлекле медале 2020 ― Россия Федерациясе Мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәреГалиуллина Гульшат Раисовна. Награды, почетные звания. Казанский (Приволжский) федеральный университет 2025 ― Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе ― күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өченГөлфия Һадиева, Халисә Ширмән. Тел сагында – көчле рухлы галимә. Казанский (Приволжский) федеральный университет, 5.11.2020.

Шәхси тормышы Кияүдә. Улы Илһам Германиядә аспирантурада белем ала. Искәрмәләр

Сылтамалар Галиуллина Гульшат Раисовна. Казанский (Приволжский) федеральный университет Гөлфия Һадиева, Халисә Ширмән. Тел сагында – көчле рухлы галимә. Казанский (Приволжский) федеральный университет, 5.11.2020 Зилә Мөбәрәкшина. Профессор Гөлшат Галиуллина:«Хәрәкәт, эзләнү булганда гына тормыш тулы, мавыктыргыч була». Интертат, 5.11.2025 Сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. vk/video, 1:28

Төркем:Татар теле галимнәре Төркем:Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Казан университеты профессорлары Төркем:Казан университеты укытучылары Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты укытучылары Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре