Термитлар - Таракансыманнар отрядына караган тулы булмаган әверелешле социаль бөҗәкләрнең инфраотряды. Халык телендә "ак кырмыскалар" дип аталуларына карамастан, алар кырмыскалар түгел, гәрчә яшәү рәвешләре охшаш.
Гомуми мәгълүмат Барлык социаль бөҗәкләр кебек, термитлар да өч төп төркемгә бүленәләр: эшчеләр, солдатлар һәм үрчергә сәләтле затлар. Эшче термитларның тәне йомшак, ак, гадәттә озынлыгы 10 ммдан да ким. Күзләре редукцияләнгән яки юкка чыккан. Киресенчә, үрчергә сәләтле затларның тәннәре кара, күзләре зур, шулай ук ике пар озын өчпочмаклы канаты бар, ләкин алар үрчү вакытындагы бердәнбер очыштан соң коелалар .
Төркем буларак, термитлар Триас чорында тараканнардан килеп чыкканнар, һәм кайбер энтомологлар термитларны таракансыманнар тәртибенә кертәләр. Термит калдыклары төрле чордагы гәрәбәләрдә еш очрый.
Таралу Термитлар Антарктидадан кала һәр континентта очрый.Тропик һәм субтропик өлкәләрдә киң таралганнар һәм аларның 2900 дән артык заманча төрләре бар. Ике термит төре Россиядә (Сочи һәм Владивосток өлкәләрендә) очрый. БДБдә җиде термит төре яши, аларның дүртесе, шул исәптән Төркестан термиты (Anacanthotermes turkestanicus) һәм зур Каспий арты термиты (Anacanthotermes ahngerianus) икътисадка зур зыян китерәләр.
Алар Европада бик аз таралганнар (Kalotermes һәм Reticulitermes ыругларына керүче 10 төр генә). Төньяк Америкада 50 төр, Көньяк Америкада 400 дән артык төр, һәм Африкада 1000гә якын төр очрый. Крюгер Милли Паркында (Көньяк Африка) гына да 1,1 миллионга якын актив термит таулары табылды .
Азиядә 435 термит төре очрый, күбесенчә Кытайда, Янцзы елгасының көньягында . Австралиядә 360тан артык термит төре бар . Нечкә кутикулалары аркасында термитлар салкын һәм уртача климатларда начар таралалар . Австралиягә бер инвазив Америка төре ( Cryptotermes brevis) кертелгән.
Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Donovan, S. E., D. T. Jones, W. A. Sands and P. Eggleton. 2000. The morphological phylogenetics of termites (Isoptera). — Biological Journal of the Linnean Society (The Linnean Society of London.). 70(3):467—513. Engel Michael, David A. Grimaldi and Kumar Krishna. 2009. Termites (Isoptera): Their Phylogeny, Classification, and Rise to Ecological Dominance. American Museum Novitates. 3650:1—27. Engel, M. and K. Krishna. 2004. Family-group names for termites (Isoptera). — American Museum Novitates 3432:1—9. Grassé, P. P. 1986. Termitologia. Comportement, Sociatilé, Ecologie, Evolution, Systematique. — Paris, Masson. — V.3, 715 p.
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Википедия:Мәкаләләр:Сылтамалары эшләмәгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Бөҗәкләр