Он талпаны (лат. Acarus siro) — акариформлылар өсотрядына керүче талпаннар төре. Бөртекле культуралар, үләннәр, җитен, көнбагыш орлыкларына, фураж, киптерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, сыр, камыр ризыклары һәм башкаларга зыян сала. Ашлык һәм он талпаннары арасындагы күп төрләрнең берсе. Төрнең иске исеме - Tiroglif farina.. Мимолет сырын ясауда кулланыла.
Тасвирлау
Ата затлар 0.33-0.43 мм, ана затлар 0.36-0.66 мм озынлыкта. Ана затның тәне озынча, овал рәвешендә, төссез диярлек. Тәне икенче һәм өченче аяк парлары арасында аркылы буразна белән аермачык бүленгән. Тәненең алгы өлеше һәм аяклары караңгырак төстә.
Ата затларның ануслары янында һәм арткы аякларының очында копулятив ябыштыргычлары бар.
Он талпаннары ашлыкта очрый һәм начар сакланган материалда бик күп булырга мөмкин. Ана затлар зур йомырка түмгәкләре җитештерә. Яшәү циклы ике атнадан артык кына дәвам итә. Ул йомырка (ак, овал рәвешендә), личинка (өч аяклы), нимфа (дүрт аяклы) һәм имаго чорларыннан тора.
Коелган тиреләре һәм үле гәүдәләре саклау биналары идәнендә коңгырт тузан рәвешендә мөмкин. Ерткыч талпаннар он талпаннарының үрчүен чамада тоталар.
Бөртеклеләрне, онны һәм хайван азыкларын пычратучы, аллерген үзлекләре булган тузан җитештерүче, шулай ук патогеник микроорганизмнарны күчерә торган талпаннар. Алар зыян китергән азык-төлек татлы ис һәм тәмсез тәм ала. Андый ашамлыклар белән тукланганда, хайваннар аз ашый, аларның эчләре китә, нечкә эчәкләре ялкынсынуы һәм үсешләре бозылуы күзәтелә.
Тәмен яхшырту өчен, Мимолет сырына он талпаннарыннан прививка ясыйлар. Бу максатта кулланылганда, аларны "сыр талпаны" дип атарга мөмкин.
Талпаннар кайвакыт кешеләрне тешлиләр, бу аллергия реакциясенә китерергә мөмкин.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Wikihow Он талпаныннан ничек котылырга һәм аны булдырмаска
Төркем:Зоология Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар