Папеэ́те (, таит. Pape’ete) ― Тын океанның көньяк өлеше үзәгендә, Җәмгыять утраулары архипелагына караган утравында урнашкан Француз Полинезиясенең (Франциянең диңгез арты һәм состав өлеше) башкаласы.
Этимология Шәһәрнең исеме таити теленнән «кәрзиннән су» дип тәрҗемә ителәKay, p. 102.
Климат
.
Климаты ― субэкваториаль билгеләре белән климат. Температура ел буе даими диярлек кала. Ноябрьдән майга кадәр яңгырлар сезоны һәм июньнән октябрьгә кадәр коры сезон була. Шуның белән бергә, коры сезонда да явым-төшем була, шуңа күрә дымлы һәм коры сезон бер-берсенә салмак кына күчеп бара.
Тарих Миссионер Уильям Крук 1818 елда бүгенге Папеэте районында урнашкан беренче европалы була.
XIX гасырда шәһәр бик нык зурайган. Папеэте төбәкнең сәүдә һәм транспорт үзәгенә әверелгән. 1827 елдан королева резиденциясе булган, ул Папеэтены 1830 елда башкала дип игълан иткән. 1843 елдан, Таитида Франция урнашканнан соң, Папеэте ― Таити корольлегенең рәсми башкаласы. Папеэте бухтасы зур гаваньга әверелгән. XIX гасырның икенче яртысында шәһәрдә католикларның төзелгән (1875 елда ачылган).
1884 елда янгын шәһәрнең зур өлешен юкка чыгарган, 1906 елда зур зыян китергән. Папеэтеда кытайлар урнаша башлагач, шәһәрнең ул вакытта 5000 кеше тәшкил иткән халкы сизелерлек арткан.
1914 елның 22 сентябрендә шәһәрне Германиянең вице-адмирал граф (1861―1914) эскадрасыннан һәм крейсерлары .
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Папеэте япон бомба һөҗүмнәренә дучар булган, шуңа күрә муниципаль базар җимерелгән.
Папеэте элегрәк транспортның интенсив хәрәкәте, 1960-елларда төзелгән бетон биналар, криминал, фахишәлек һәм әйләнә-тирә мохитнең пычрануы белән бәйле начар репутациягә ия шәһәр булган. Әмма соңгы вакытта күрелгән чаралар нәтиҗәсендә шәһәр тулысынча төзекләндерелгән, шуңа күрә хәзер Папеэте саф һавасы һәм ял итү өчен кирәкле барлык әйберләре белән яшәү өчен көйләнгән район булып тора.
Халык Папеэтеның үзендә халык саны 25 796 кеше (2012), 26 654 кеше (2022); агломерациясендә 133 меңнән артык кеше яши (2012 елга).
Папеэтеда Француз Полинезиясе мөселманнарының бердәнбер мәчете бар. Ул 2013 елда ачылган. Транспорт Папеэте ― Француз Полинезиясенең төп диңгез порты. Шулай ук шәһәр чикләрендә халыкара рейсларны кабул итә ала торган аэропорты да бар, аннан Кытай, АКШ, Австралия, Яңа Зеландия һәм Франциягә даими рейслар ясала.
Спорт 2013 елның 18-28 сентябрендә Папеэте шәһәре пляжларында пляж футболы буенча 7нче дөнья чемпионаты узган. Таити автомат рәвештә чемпионат хуҗасы буларак катнашкан.
Шәһәр белән бәйле шәхесләр 1891 елдан Папеэтеда рәссам Поль Гоген (1848―1903) яшәгән. Кыска вакытка (1893―1895) Франциягә кайткач, авыру һәм акча булмау сәбәпле, ул мәңгегә Океаниягә ― башта Таитига, 1901 елдан утравына (Маркиз утраулары) киткән. 1980 елның 20 августында биредә җырчы, композитор һәм музыкант (1938―1980) вафат булган. (1884―1973) ― Гражданнар сугышы чоры рус хәрби җитәкчесе, Ак армия генерал-лейтенанты, Себердә һәм Ерак Көнчыгышта күренекле ак хәрәкәт эшлеклесе ― биредә вафат булган. Искәрмәләр
Әдәбият Kay, Robert F. Hidden Tahiti, Ulysses Press, Berkeley, California, 2001. ISBN 1-56975-222-2. Сылтамалар Papeete Official Website Papeete City Tour, over 30 tourist attractions to discover Papeete City Tour for mobile
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Франция шәһәрләре Төркем:Океания башкалалары Төркем:Папеэте Төркем:Француз Полинезиясе торак пунктлары