Бу Пермь рәссамы турында мәкалә, Шөгер рәссамы турында моннан укыгыз

Мансур Закиров, Мансур Муллаян улы Закиров (Мансур Муллаянович Закиров; 1968 елның 30 июне, СССР, РСФСР, Пермь ― 2004 елның 5 декабре, РФ, Мәскәү) ― сукырайган рәссам-реалист, «Филантроп» фондының «Преодоление» махсус премиясе лауреаты (2002).

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 30 июнендә 30 июня – 55 лет со дня рождения художника Манусура Закирова (1968―2004). Российская государственная библиотека для слепых Вконтакте, 30.06.2023 Пермь шәһәрендә туган. Балачактан рәсем ясарга яраткан, сигез яшендә сәнгать мәктәбенә укырга кергән. Ун яшендә инде рәссам булырга ныклы карар кылган. Унбиш яшендә аның сул күзе кинәт сукырайган, әмма бу аңа Пермь педагогия училищесының (2006 елдан 4нче Пермь педагогика көллиятеИстория образовательного учреждения. Наш колледж "Оникс"! Вконтакте, 2.11.2017) сәнгать-графика бүлегенә укырга керергә комачауламаган. 1987 елда, яртылаш сукыр хәлдә, 4нче Пермь педагогия училищесының сәнгать-график бүлеген тәмамлый, аннары ике ел 12нче училищеда һәм Киров исемендәге Мәдәният сарае каршындагы халык сәнгать студиясендә рәсем укыта. 1993―1995 елларда С.М. Киров исемендәге Мәдәният сараенда студия җитәкчесе була. Табибларның уң күзен саклау кирәклеге турындагы катгый таләпләренә карамастан, күп шөгыльләнгән, училищены тәмамлаган һәм юнәлтү буенча Пермь шәһәре ПТУына изостудия белән җитәкчелек итәргә җибәрелгән.

Рәссам сукыраясын сизә һәм иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Ул вакытта Мансур өчен һәр сәгать мөһим була. Күп санлы операцияләрдән соң ул рәсем ясавын дәвам иткән, ләкин күзенең чите белән генә күргән. 1995 елда Мансурга соңгы операция ясалган, аннан соң рәссам Пермьгә бөтенләй сукыраеп кайткан.

2002 елдан Мансур Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. Шул ук елда ул «Филантроп» фондының «Преодоление» махсус премиясе лауреаты булган.

2004 елның 5 декабрендә, каты авырудан соң, вафат булганМансур Закиров. АРТ59.

Иҗаты

Рәссам башта реалистик рәсем сәнгатендә эшли, аның бер күләмле эше милли-татар тематикасына ясалган. 1992―1995 елларда күрү сәләте акрынлап югалу белән аның рәсемнәре линеар сәяси-ироник символизм характерына ия була бара. 1995 елда тулысынча күрү сәләтен югалта, әмма шул ук елның июлендә агачка барельефлы уеп ясауны үзләштереп, агач кисәргә керешә. Бу халык-көнкүреш гротескы белән символизм стилендәге полихромлы күп фигуралы композицияләр булып чыга. Рәссамның бармак очлары пумала булып хезмәт иткән. Иҗатының төп темасы ― чәчәкләр Незрячие деятели культуры и искусства: художник Мансур Закиров. , 30.06.2023.

Рәссамның күрә алган чоры эшләре шактый төрле, автор символизмда һәм авангардта үзен табарга тырышкан. Ләкин аларда инде ирониягә һәм образны гадиләштерүгә омтылыш сизелә, соңыннан болар тулысынча рәссам ясаган «коймалар»да чагылыш тапкан. Рәссам дөнья белән сәнгати аралашуның үз ысулын уйлап тапкан. Бу оригиналь метод гадәти булмаган, халык фольклорына якын торучы артефактлар (агач панно) тудырган – рәссам үзе аларны «коймалар» () дип атаганСлепой Мансур из Закамска, Уральская биеннале 2012. senat-perm.livejournal.com, 16.09.2012. Бер «койма»ны рәссам ике ― ике ай ярым ясаган. Нәкъ менә сукырайган рәссам агачтан кисеп ясаган «коймалар», төркемләп ясалган агач портретлар, пейзажлар һәм жанр эшләре Мансур Закировка (вафатыннан соң) танылу китергән. Мансур үзен наив рәссам дип санамаса да, аның панноларын еш кына наив (беркатлы) сәнгатькә кертеп карыйлар. «Коймалар»да авторның укымышлы булуы, күп төрле сәнгати алымнарны белүе ачык күренә.

2001 елда, агач белән эшләүдән туктамыйча, майлы буяу белән рәсем ясауга кайта. Бу чорда аның сәнгать иҗатында төп тема чәчәкләр була, эшләренә «Сукыр Мансур» () дип имза куя.

Рәссам хезмәтләре белән 40 тан артык күргәзмәдә катнашкан (шул исәптән, Дәүләт Третьяков галереясында, «Ярославль Кремле» дәүләт музей-тыюлыгында). Мәскәүнең В. Высоцкий музеенда белән «Истәлекләрдә һәм төшләрдә чәчәкләр» () дигән уртак проектны тормышка ашырган.

Эшләре Дәүләт Третьяков галереясында, Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать музеенда (Мәскәү), Мәскәү Заманча сәнгать музеенда, Пермь дәүләт сәнгать галереясында, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Үзәк музеенда, Геннадий Селезнев, Михаил Швыдкий, Юрий Соломин һәм Юрий ШевчукныңНаталья Панасенко. «Я рисую сны, там я зрячий». МК, 05.11.2004, шулай ук Россия, Англия, Германия, Швеция, Көньяк Корея рәсем сәнгатен яратучыларның шәхси коллекцияләрендә саклана Мансур Закиров: «Добрый человек из Закамска». gallery2517.livejournal.com, 2.06.2011.

Шәхси тормышы Мансурның иҗат эшендә хатыны Ольга зур ярдәм күрсәткән.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Валентина Дмитриева. Цветы в воспоминаниях и снах. «Наша жизнь», №1, 2006 год. Борис Леонидов. Мансур Закиров. Журнал «Смена», №8, 1995 год.

Сылтамалар Добрый человек из Закамска. Искусство и художники Западного Урала АРТ59 - Мансур Закиров

Төркем:Әлифба буенча рәссамнар Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Сукырайган рәссамнар Төркем:Наив сәнгать рәссамнары Төркем:Пермь педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Мәскәү