Тимур Абдикеев, Тимур Рәфыйк улы Абдикеев (Тимур Рафикович Абдикеев; 1979 елның 1 феврале, СССР, Азәрбайҗан ССР, Баку) ― опера җырчысы (бас), халыкара конкурслар лауреаты, Санкт-Петербургның Мария театры солисты (2004―2024), Татарстан Республикасының атказанган артисты (2010)Музыкальный вечер с участием Тимура Абдикеева. Обо всем русском во Франции, 05.07.2018.

Тәрҗемәи хәле 1979 елның 1 февралендәВ Санкт-Петербурге прошел творческий вечер Тимура Абдикеева. Всемирный конгресс татар, 03.02.2017 Азәрбайҗан ССР башкаласы Баку шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Әтисе ― социология профессоры. 1990 елда фортепиано һәм аккордеон классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. 1995 елда Азәрбайҗан Җөмһүрияте Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясенә укырга кергән. Бакуда «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыяте активисты булган Тимур әлеге җәмгыять рәисе Гөлҗан Мясоутова теләктәшлеге беләнГалия Зискинд. По сердцу и состоянию души. «Азербайджанские известия», 26.05.2010.– С. 3 1996 елда, Дәүләт идарәсе академиясен калдырып, Гозәир Хаҗибәков исемендәге Баку музыка (1991 елга кадәр Баку дәүләт консерваториясе) укырга күчкән (профессор Эльмира Кулиева классы) Горький музеенда Мариин театры солисты Тимур Абдикеев белән очрашу. Татар-информ, 11.11.2008.

2003 елдан ― Санкт-Петербуртагы Мария театрының яшь җырчылар академиясе солисты. 2004 елда артист Мария театрының төп сәхнәсендә уңышлы дебют ясаган (Пуччининың «Джанни Скикки» операсында доктор Спинеллоччо ролендә). 2004 ел сезоныннан башлап, артист Мария театрында 60 тан артык роль башкарган, әлеге рольләр арасында: Раймондо «Лючия де Ламмермур», Бартоло «Фигаро туе», Коллен «Богема», Симоне «Джанни Скикки», Дон Пруденцио «Реймска сәяхәт», Гектор «Троянцы», Цунига «Кармен». Репертуарында Филипп «Дон Карлос», Банко «Макбет», Базилио «Севильский цирюльник» рольләре дә барЗвезда Мариинского театра: «Ни один мой концерт не обходится без исполнения азербайджанских песен». Day.Az, 6.04.2013.

Мария театрының Париждагы «Opera Bastille» (2005), Швеция Король операсы (2004), Лондондагы «Barbican-hall» (2005), Баден-Баденның «Festspielehaus» (2007), Мадридтагы «Real» король театрында (2007, 2008), Россиянең Зур театрында (2011), Вашингтонның Кеннеди үзәгендә һәм Нью-Йоркның «Карнеги Холл» үзәгендә (2010) һ. б. гастрольләрендә катнашканТимур Абдикеев (бас). Камчатский колледж искусств Вконтакте, 14.08.2013.

Санкт-Петербургның 300 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган юбилей гала-концертларында, Мария театрының 20 премьерасында катнашкан Timur Abdikeyev. Site officiel. Владимир Галузин, Мария Гулегина, Николай Путилин, Анна Нетребко, Ферруччио Фурланетто кебек артистлар, Валерий Гергиев, Джаннандреа Нозеда, Кери-Линн Уилсон, Рафаель Фрубек Де Бургос кебек дирижерлар белән чыгышлар ясаган. Аның репертуарына 40 тан артык опера роле, борынгы классик һәм заманча музыка, классик рус романслары, неаполитан һәм төрле халыкларның җырлары керә. Үзенең иҗатында татар классик музыкасын башкаруга зур игътибар бирә, татар композиторлары әсәрләрен үзенең һәр концерты программасына кертә (Рөстәм Яхин әсәрләре: «Соңгы җыр», «Катыйльгә», «Шагыйрь» Тимур Абдикеев: Шагыйрь (романс). rutube видео, 4:38, «Киек казлар» Тимур Абдикеев: Киек казлар. rutube видео, 4:38; Салих Сәйдәшев: «Кара урман», «Ком бураны»). Кайбер залларда Тимур Абдикеев ярдәмендә татар музыкасы беренче тапкыр яңгыраган.

2004 елның сентябрендә Токионың Сантори холлында беренче тапкыр сольный концерты белән чыгыш ясаганМировая оперная звезда Тимур Абдикеев. RussianDC.com. АКШ, Бөекбритания, Италия, Алмания, Австрия, Венгрия, Япония, Латвия, Россия шәһәрләрендә, Төркия, Татарстан, Азәрбайҗанда концертлар һәм иҗади кичәләр уздырган.

Хәзерге вакытта Парижда яши, иҗатын дәвам итә, Association des amis de l' art ассоциациясе программаларының сәнгать җитәкчесеМария Юсакова. Мариинский театр+Париж=Тимур Абдикеев. sovetnik.fr.

Фильмография 2010 – Аттила (Россия)Фильм Аттила (Россия, 2010). Афиша-Кино

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2000 ― Шөвкәт Мәммәдова исемендәге республика конкурсында призлы урын 2001 ― Бүлбүл исемендәге Халыкара конкурс – Ирина Архипова фондының «Өмет» призы 2005 ― РФ Президенты В. В. Путин гранты (Мария театры артистлары белән бергә) 2005 ― «La Scala» Милан театры конкурсы (жюри рәисе Ләйлә Генҗер) финалисты 2006 ― халыкара вокалистлар конкурсы (жюри рәисе Владимир Атлантов) лауреаты 2010 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты ― татар классик музыкасын үстерүгә керткән өлеше өчен 2023 ― Франция Arts-Sciences-Lettres академия җәмгыятенең платина медале – мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен

Искәрмәләр

Сылтамалар Timur Abdikeyev. Site officiel Timour Abdikeyev: Azerbaijani opera singer (1979-)

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Азәрбайҗан җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Бакы дәүләт консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Санкт-Петербург Төркем:Баслар