Дилшат Фәтхуллин, Дилшат Зиннәт улы Фәтхуллин (Дильшат Зиннатович Фатхуллин, Ташкентта: Dilshod Zinnatovich Fatxullin; 1940 елның 6 апреле, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент ― 2020 елның 18 гыйнвары, РФ, Мәскәү) ― кинооператор, СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1977), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1992)Альтаф Гюльахмедов. Малоизвестные татарские разности. Проза.ру. 1972 елдан КПСС әгъзасы, СССР (Мәскәү) кинематографистлар берлеге әгъзасыСправочник Союза кинематографистов СССР. М.: Всесоюзное бюро пропаганды киноискусства, 1986, стр. 195.

Тәрҗемәи хәле

1940 елның 6 апрелендә Үзбәкстан ССР башкаласы Ташкентта татар гаиләсендә туган. Әтисе – Үзбәкстанның халык язучысы Зиннәт Равил улы Фәтхуллин (1903–1988). Әнисе Алия Бәшир кызы Таҗирова, шулай ук Түбән Новгород губернасында туган. Әтисенең олы апасы Хәлимә алар белән яшәгән һәм гомерен энесенең балаларын тәрбияләүгә багышлаган. Ташкенттагы өйләрендә республикада танылган кешеләр, үз эшенең зур профессионаллары: юристлар, галимнәр, табиблар һ.б. җыела, татарча сөйләшә, шаярта һәм җырлый торган булганДжаннат Сергей Маркус. Алиаскар Фатхуллин – знатная личность Ташкента. Письма о Ташкенте, 17.10.2008.

Әтисе Зиннәт Равил улы Фәтхуллин 1903 елның 12 (25) ноябрендә Түбән Новгород губернасының Василсурск өязе (хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы) Мөтеравыл авылында күп балалы керәстиян гаиләсендә унөченче бала булып туган. Армиягә Түбән Новгородтан китә һәм Үзбәкстанга эләгә. Фрунзе җитәкчелегендәге гаскәргә тәрҗемәче һәм революцион идеяләр йөртүче буларак татарларны махсус җыйганнар. Әтисе каршы көрәштә катнашкан, укчы булган, гармун уйнау белән мавыккан. Юлдаш Ахунбабаевның (ҮзССР ҮБК (1925-1938) һәм ҮзССР Югары Шурасы президиумы (1938-1943) рәисе) шәхси ординарецы булган, аның белән ул, шәхси сакчысы кебек, кышлакларга йөргән. Аннары аны Сәмәркандтан ерак булмаган Кәттәкурганда партия эшендә калдырганнар. Ул бик тиз, бер-ике ел эчендә әдәби үзбәк телен өйрәнгән. Һәм бу аңа киләчәктә, язучы булгач, бик ярдәм иткән.

Д. Фәтхуллин Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтына укырга кергәнче, Малик Каюмовта кинохроникада яхшы мәктәп узган Алиаскар Фатхуллин. prtuz.tatarstan.ru. 1963 елда Бөтенсоюз дәүләт кинематография институтының (ВГИК) оператор факультетын тәмамлаган. Башта «Үзбәкфильм» да эшләгән, 1974 елдан — «Мосфильм» киностудиясенең оператор-куючысы. Советлар Союзы таркалганнан соң Россиядә эшләгән.

Булат Мансуров (1937―2011) белән бергә, оператор буларак, татарларның борынгы бабалары турында «Сага древних булгар» («Борынгы Болгарның җылы җилләре») нәфис фильм төшергән Булат Мансуров. Сага о любви дочери Чингисхана. Кинология «Сага древних булгар». 2005 елда «Судьба повелителя» тарихи фильмында режиссер сыйфатында катнашкан.

2020 елның 18 гыйнварында Мәскәүдә вафат булган.

Фильмография 1964 — Канатоходцы 1964 — Свидание 1966 — Нежность 1966 — Белые, белые аисты 1967 — Незабываемое 1969 — Возвращайся с солнцем 1971 — Без страха 1972 — Этот славный парень 1974 — Такие высокие горы 1975 — Бегство мистера Мак-Кинли 1977 — Долги наши 1979 — Вкус хлеба 1982 — Похождения графа Невзорова 1984 — Мёртвые души 1984 — Прежде, чем расстаться 1985 — Город невест 1985 — Салон красоты 1988 — Радости земные 1988 — Чудовище или кто-то другой 1992 — Бег по солнечной стороне 1993 — Послушай, Феллини! 1993 — Стрелец неприкаянный 1998 — Чехов и Ко |2000 — Империя под ударом 2003 — Остров без любви 2004 — На Верхней Масловке 2004 — Сага древних булгар. Лествица Владимира Красное Солнышко 2005 — Сага древних булгар. Сага о любви дочери Чингисхана 2006 — Ленинградец 2008 — Марево 2008 — Судьба государя (Р. М. Фаталиев белән берлектә) 2012 — Однажды в Ростове 2013 — Братья по обмену

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1977 ― СССР Дәүләт премиясе ― «Бегство мистера Мак-Кинли» фильмы өченПостановление ЦК КПСС, Совмина СССР от 27.10.1977 № 958 « О присуждении Государственных премий СССР 1977 года в области литературы, искусства и архитектуры 1992 ― РСФСР (Россиянең) атказанган сәнгать эшлеклесеВедомости Съезда народных депутатов РСФСР и Верховного Совета РСФСР. — М.: Изд. Верховного Совета РСФСР, 1992. — С. 137.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар Джаннат Сергей Маркус. Алиаскар Фатхуллин – знатная личность Ташкента. Письма о Ташкенте, 17.10.2008

Төркем:Әлифба буенча кинооператорлар Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:ССРБ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:ВГИК тәмамлаучылар Төркем:Кинематографистлар Төркем:Үзбәкстан татарлары