Жорже Афонсу (португаль телендә: Jorge Afonso, 1470—1540) — Яңарыш чоры португаль рәссамы. Ж. Афонсу 1508 елда португаль короле Мануэл I-дә сарай яны рәссамы була, ә 1529 елдан король Жуан III-тә сарай яны живописецы вазыйфасын били. Афонсуның художество остаханәсе Лиссабонда, Санту-Домингу чиркәве янында урнашкан булган. Бу остаханәдә португаль осталарының тулы бер буыны художество белемен алган - Кристобаль де Фигейреду, Гарсия Фернандеш, Грегорио Лопеш, Жорже Леаль һәм башкалар. Ж. Афонсу беренче чиратта дини, алтарь живописе остасы буларак мәгълүм. 1530 елга караган Ж. Афонсу пумаласыныкы дивар росписьларын Томарда Гайсә хатын-кызлар монастыреның түгәрәк чиркәвендә күрергә була. Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар