Эдуард де Бьеф (нидерланд телендә: Edouard De Bièfve; 1808—1881) — Бельгия живописецы. Европа тарихи романтизмының әйдәп баручы вәкилләренең берсе. Пруссия һәм Бавария король йортлары сарай яны рәссамы. Берлин, Дрезден, Мюнхен һәм Вена художество академияләре әгъзасы. Эдуард де Бьеф Брюссельдә бай гаиләдә туган. Жозеф Паелинк (1828-1830) җитәкчелегендә Брюссель живопись һәм сынчылык Академиясендә укыган, 1831 елдан бирле укуын Парижда Поль Деларошта дәвам иткән. Еш француз сынчысы Давид д’Анже студиясенә зиярәт кылган. Эдуард де Бьеф — тарихи һәм портрет жанры рәссамы. Пруссия һәм Бавария король йортлары әгъзалары портретлары галереясен барлыкка китергән. Рәссам картиналары Брюссельда король нәфис сәнгать музейларында, Берлин Милли галереясендә һ.б.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Europas konstnärer (1887). Édouard de Biefve.
Галерея
Төркем:Рәссамнар