Луи-Мишель ван Лоо (француз телендә: Louis-Michel van Loo; 1707 елның 2 марты, Тулон — 20 марта 1771 елның 20 марты, Париж) — француз живописецы, ван Лоо рәссамнар династиясенең вәкиле, рококо стиленең иң уңышлы портретистларының берсе. Тормышы һәм иҗаты Луи-Мишель ван Лоо мәшһүр рәссам Жан-Батист ван Лооның өлкән улы булган. Әтисеннән, Туринда һәм Римда рәсем ясарга өйрәнгән. Моннан кала Парижда Король сәнгать академиясендә дәресләргә йөргән, анда 1726 елда ул живопись буенча 1-енче премияне алган. 1728 елда Луи-Мишель иртуганы Франсуа белән, абыйлары Шарль-Андре ван Лоо юлдаш булып, янә Римга килә, анда ул Франсуа Буше белән таныша. 1732 елда рәссам Франциягә Турин аша кайта – анда ул Савойя герцогы гаиләсенең портретын ясый. Парижда ван Лоо Король сәнгать академиясенә алына һәм анда 1735 елдан бирле укыта. 1737 елда ван Лоо приглашается в Мадридка чакырыла, анда ул испан короле Филипп V-нең сарай яны рәссамы була. Испаниядә ван Лоо шулай ук остаз эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Өйрәнчеге Мелендес белән Сан-Фернандо Король сәнгать академиясе башлангычларында торган (1752 елда ачылган булган). 1753 елда ван Лоо Франциягә кайта һәм Парижда шулай ук король сарае янында эшли. Король Людовик XV-нең берничә парад портретын иҗат итә. 1765 елда Король художестволар академиясе янында химая астында рәссамнар мәктәбенең элекке мөдире булган абыйсы Шарль-Андре ван Лоо вазифасын били. Л.-М. ван Лоо пумаласына кайбер күренекле тарихи эшлеклеләр портретлары карый, мәсәлән, Дидро, Помбал һ.б. Әдәбият
Плюшар А. Энциклопедический лексикон. — Т. 8. — : Типография А. Плюшара, 1837. — С. 242 (Лудовикъ Михаилъ Ванлоо). Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар