Җәмигъ мәчете, шулай ук Җомга мәчете () ― җомга көннәрендә көн уртасында җомга намазы укыла торган мәчет. Җомга намазында имам мөнбәргә менеп басып, хөтбә укый. Хөтбә белән бергә вәгазь дә сөйләнә.Ислам. Белешмә ― сүзлек (төзүче Заһид Шәфигый). К. ТКН, 1993, 122нче бит. ISBN 5-298-00949-2
Тарих Җомга намазы өчен аны шәһәрләрдә һәм чагыштырмача зур торак пунктларда үткәрү кирәкле шарт дип саналган. Җәмигъ мәчетенең аерылып тору билгесе — мөнбәр элегрәк зур мәчетләрдә генә күзәтелсә, хәзер гадәти мәчетләрнең һәрберсендә мөнбәр бар.
«Җәмигъ мәчете» дигән сүз очраган иң беренче гарәп әсәрләренең берсе ― Мисыр тарихчысы (801–871) «Мисыр, Әл-Мәгъриб һәм Әл-Әндәлус яулап алулары» китабы. Анда Мисыр хакименең Каһирәнең элгәресе булган Фуртат шәһәрендә төзегән мәчете «Җәмигъ мәчете» дип аталган.
Иртә ислам традициясендә җәмигъ (үзәк) мәчетләр һәм зур булмаган, мәчетләр арасында функциональ аерма булган. Башта һәр шәһәрдә бер җәмигъ мәчете генә булган һәм анда җомга намазлары үткәрелгән, шәһәр кварталларында биш вакыт намазларын үткәрү өчен кечерәк мәйданлы мәчетләр төзелгән. Җәмигъ мәчете янында, гадәттә, шәһәр хакиме яки губернатор үзенең резиденциясен төзегән. Еш кына җәмигъ мәчете мәдрәсә, дини үзәк, хаҗилар һәм суфыйлар зәвиясе, нигез салучының җирләнгән урыны функцияләрен да башкарган. Кайсыбер Ислам илләрендә, мәсәлән, Мисырда, башта җомга намазларын уздыру башкаладан читтә урнашкан торак пунктларында рөхсәт ителмәгән.Masd̲j̲id // Encyclopaedia of Islam, Second Edition. — Brill, 2012. Мөнбәр, шулай ук миһраб, гөмбәз һәм манара VIII гасыр азагында иртә чоры җәмигъ мәчетләренең стандарт атрибутлары булып китә.Petersen, Andrew. minbar // Dictionary of Islamic architecture. — Routledge, 1996. — P. 191—192.. VII гасыр уртасында барлыкка килгән, ислам архитектурасында иң борынгы булган гарәп тибындагы Мәсҗиден-Нәбәви җәмигъ мәчетләренең алга таба үсешендә башлангыч нокта булып хезмәт итә.
Шәһәрләрдә халык саны үскән саен, бер торак пунктта берничә җәмигъ мәчете булу гадәти хәлгә әверелгән. Мәсәлән, хәзерге Каһирәнең элгәресе Фустат шәһәренә VII гасырда бердәнбер җәмигъ мәчете белән нигез салынган, XV гасырга Мәмлүкләр вакытында шәһәрдә 130 җәмигъ мәчете булган. Яңа җәмигъ мәчетен төзегәндә төп таләп булып 40тан да ким булмаган мөселманның булуы торган. Lexikon der Islamischen Welt, 1. Band, Kohlhammer, 1974, ISBN 3-17-002160-5, Seite 183
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Ислам архитектурасы Төркем:Мәчетләр Төркем:Җомга