Мәҗидиекөй () — Төркиянең Истанбул шәһәрендәге микрорайон. Шишли районында урнашкан. Истанбул эшлекле кварталларының берсе буларак танылган. Фулья, Куштепе, Гүльтепе, Эсентепе һәм Гөлбахар районнары арасында урнашкан. 2008 елгы демографик мәгълүматларга ярашлы, район халкы 20 331 кеше тәшкил итә.

Мәҗидиекөй районы үз исемен Госман солтаны Габделмәҗит I хөрмәтенә алган, чөнки район аның идарәсе вакытында урнаша башлаган.

Искәрмәләр

Төркем:Истанбул административ бүленүе Төркем:Шишли