Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы (, 17.09.1938, Пүкәл, Саба районы, ТАССР — 24.04.2019, Казан шәһәре, ТР) — тел галиме, филология фәннәре докторы (1998 ел), профессор (2008 ел), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1997 ел), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2012 ел).
Биографиясе Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы 1938 елның 17 сентябрендә ТАССРның Саба районы Пүкәл авылында туган.
1955 елда Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлагач,Фән дөньясын гизгән галимә Дөрия Рамазановага — 80 яшь. 5нче техник училищеда (Казан шәһәре) токарьлыкка укый, 296нчы п/я заводында эшли (1956−1964).Российская тюркология. № 3–4 (24–25). 2019. 1957—1963 елларда Казан университетында белем ала. 1967—1997 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997—2016 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
1967 елдан татар диалектологиясе өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре алып бара башлый.
1970 елда «Урта Кама тирәсе татар сөйләшләре» темасына кандидатлык, 1998 елда «Көнбатыш Урал ареалы татар сөйләшләре формалашуы һәм яшәешенең тарихи-лингвистик үзенчәлекләре» темасына докторлык диссертацияләре яклый.
2019 елның 24 апрелендә Казанда вафат була.
Хезмәтләре
26 китап, 500дән артык фәнни хезмәт авторы.Эзмә мәктәбенә — 80 ел. Хезмәтләре татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә, Урта Кама төбәге, Башкортстан, Себер һәм Пермь татарлары сөйләшләре) карый.Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья / науч. редакторы: Н. Б. Бурганова, Л. Т. Махмутова; Составители: Н. Б. Бурганова, Л. Т. Махмутова (I т.), Ф. С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, 3. Р. Садыкова, Т. X. Хайрутдинова (2 т.).— Казань, 1989. Прил.: Комментарии к Атласу. — Казань, 1989. — 300 с.«ФӘн һәм ТЕЛ» журналы, 2010 ел, № 1. Рамазанова Дөрия: Г.Тукай әсәрләренең тел үзенчәлекләре бүген дә актуаль.
Искәрмәләр
Әдәбият Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. Баязитова Ф. С. Галимә Дөрия Рамазановага 70 яшь // Татар календаре. — 2008, 18 сентябрь. Булатова М. Р. Дария Байрамовна Рамазанова (17.09.1938 — 24.04.2019) // Российская тюркология. 2019. № 3-4.
Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Татар галимнәре Төркем:Саба районында туганнар Төркем:Казанда вафатлар