Либуше Шафранкова (; 1953 елның 7 июне, Брно, Чехословакия — 2021 елның 9 июне, Прага, Чехия) — Чехословакия һәм Чехия актрисасы.
Тормыш юлы Либуше Шафранкова 1953 елның 7 июнендә Чехословакиянең Брно шәһәрендә туган. Театр белән балачактан ук мавыга. Либушеның сеңлесе Мирослава (1958) бар. «Русалочка» фильмында алар икесе бергә төшкәннәр.
Беренче уңыш Либушега танылган чех язучысы Божена Немцова романы буенча төшерелгән «Әби» фильмыннан соң килә. Фильмны Антонин Москалык төшергән. Либуше Шафранкова анда балачакта язучы ролен уйный.
Шафранкова Брнода театр училищесын тәмамлый. Киноларда уңышлы төшкәннән соң ул Праганың танылган авторлык театры «Драма клубы» сәхнәсендә уйный башлый. Шунда ук булачак ире, танылган чех актёры Йозеф Абрагам белән таныша.
1973 елда «Золушка өчен өч чикләвек» (режиссёр — Вацлав Ворличек) дигән танылган фильмда төшә. Соңыннан «Русалочка» (1975), «Принц һәм Кичке Йолдыз» (1979), «Өченче принц» (1982), «Умырзаялар бәйрәме» (1983), «Коля» (1996, «Оскар» премиясен алган) һ. б. фильмнарда төшә. «Драма клубы»нда күп рольләр уйный: «Дядя Ваня»да Соня, «Чайка»да Нина, «Өч йөкле» пьесасында Коломбина.
Либуше һәм аның ире Йозеф Абрахамның улы кече Йозеф Абрагам барJosef Abrhám Jr. на IMDb. Кече Абргам Чехиядә танылган продюсер, аның исәбендә берничә сериал бар.
2009 елда Либушеның сәламәтлеге белән җитди проблемалар барлыкка килә. Аңа ул катнашкан берничә проектны туктатырга туры килә. Соңрак актриса авыруны җиңеп чыга һәм кабат тамашачылар алдында чыгыш ясый башлый«Я буду работать, несмотря на праздники!» Интервью с Л. Шафранковой.
2014 елдан Либуше Шафранкова үпкә яман шеше белән көрәшә, аңа уңышлы операция ясыйлар. 2015 елда дәүләт бүләген тапшырганда (Чехия Президенты актрисаны сәнгать өлкәсендә югары бүләк белән бүләкләгән) медальне Мирославаның сеңлесе ала.
Либуше Шафранкова 2021 елның 9 июнендә Прагада 69 яшендә вафат була.
Бүләкләр
«Чешский лев», 1996 — «Коля» фильмындагы роле өчен; Злинда Халыкара кинофестиваль премиясе — балалар һәм яшьләр өчен кинога иҗади өлеш керткән өчен; I нче дәрәҗә «Хезмәтләр өчен» медале (Чехия, 2015).
Фильмография
«Әби» (1971) — Барунька; «Золушка өчен өч чикләвек» (1973) — Золушка; «Русалочка» (1976) — принцесса; «Йөгер, официант, йөгер!» (1981) — Геленка Вранова; «Башлангыч мәктәп» (1991) — Соучкова «Коля» (1996) — Клара
Искәрмәләр
Сылтамалар
Биография radio.cz/ru сайтында Биография ogoniok.com сайтында Фильмография kinopoisk.ru сайтында Фильмография fdb.cz сайтында
Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Праһада вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:2021 елда вафатлар Төркем:9 июнь көнне вафатлар Төркем:1953 елда туганнар Төркем:7 июнь көнне туганнар