Галушкалар (, словак. halušky, , ) — көнчыгыш Европа (Венгрия, Словакия, Чехия, Польша, Украина) һәм өлешчә төньяк-кавказ (Чечня, Ингушетия, Балкария) аш-су блюдосы, кайнар суда пешкән камыр кисәкләре. Украина галушкаларын (май яки каймак белән) аерым тәлинкә итеп тә бирәләр яки галушкалар белән аш пешерәләр. Ингушетияда галушкаларның ике төре бар — жур-хальтамаш () (кукуруз оныннан) һәм хьор-хьалтамаш (бодай оныннан). Ике төре дә бары урман юасы яки сарымсак соусы белән иткә гарнир сыйфатында бирелә. Чечен, ингуш һәм балкар аш-суында ешрак галушкалар белән пешкән ит әзерлиләр. Сирәгрәк исә итне мичтә бешерәләр, кыздыралар яки күмердә әзерлиләр. Һәр төрендә дә иткә соус белән галушкалар өстиләрЯковлев Н. Ф. Ингуши. Популярный очерк. 1925..
Шулай ук «Ялкау эремчек пилмәне» исемле (аерым ризык кебек) аның аерым төре бар — ул гадәттә татлы аш тәмләткече (кайнаган май белән куертылган сөт, яки шуңа охшаш) белән бирелә.
Галушкалар әдәбияттә
Галушкалар А. С. Пушкинның «Гусар» (1833) шигырендә телгә алына: То ль дело Киев! Что за край!''' Валятся сами в рот галушки
Н. В. Гогольнең «Диканькага якын утарда кичләр» повесьтендә, тимерче килгәндә им-томчы Пузатый Пацюк галушкалар ашый.
Моны да карагыз Голубцы Искәрмәләр
Сылтамалар
Украинада, Полтава шәһәрендә, Полтава галушкасына һәйкәл тора Галушкалар
Төркем:Украин ризыклары Төркем:Словак ризыклары