Садертдинов Зөфәр Садертдин улы (8 март 1924 ел — 21 апрель 2017 ел) — совет дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Кама автомобиль заводы төзелеше җитәкчесе, Яр Чаллы каласына нигез салучы. РСФСР-ның атказанган төзүчесе, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрак, «Мактау Билгесе», ике Кызыл Йолдыз, 3-нче дәрәҗә Дан һәм 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.
Биографиясе Зөфәр Садертдин улы Садертдинов Башкорт АССР-ының Караидел районы Байкыбаш авылында 1924 елның 8 мартында туа. 1940 елдан агач әзерләүдә эшли.
1942 елда танк гаскәрләренә чакырыла, сугышта катнашучы, ике Кызыл Йолдыз ордены, III дәрәҗә Дан һәм I дәрәҗәдәге Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен», «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңү өчен» миналлары белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы елларда техникум тәмамлый, Куйбышев өлкәсенең Ставрополь шәһәрендә «Электромонтаж-56» тресының 426 нчы санлы эшләр начальнигы идаралыгында мастердан идарә начальнигы вазифасына кадәр үрли. Куйбышев индустриаль институтын тәмамлый (1957).
Тольяттида түбәндәге эре сәнәгать объектлары төзелешендә катнаша: Идел ГЭСы, синтетик каучук, химик, азотлы-тук, цемент машиналары эшләү заводлары, Идел автомобиль заводы.
1970 елдан территориаль баш идарә начальнигы, ССРБ-ның Минмонтажспецстройының Яр Чаллыда Кама автозаводы төзелеше буенча коллегия әгъзасы.
Алдан төзелә торган объектлардагы төзелеш-монтаж эшләре аның җитәкчелегендә үтәлә, 14 хакимият органнары һәм 25 махсуслаштырылган мәйдан булдырыла.
1975-1986 елларда ССРБ-ның монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министры урынбасары, ССРБ-ның машиналар эшләү предприятиеләре (шул исәптән «Атоммаш», «Ростсельмаш», Харьков трактор заводы) төзелешендә куратор була.
2017 елның 21 апрелендә вафат була.
Мактаулы исемнәре
РСФСР-ның атказанган төзүчесе Ленин ордены Октябрь Революциясе ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены «Мактау Билгесе» ордены ике Кызыл Йолдыз ордены 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены 3-нче дәрәҗә Дан ордены
Чыганаклар http://www.tatar-inform.ru/news/2017/04/21/549586/ http://tltgorod.ru/reporter/?theme=81&page=7&reporter=63495
Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:РСФСР атказанган төзүчеләре Төркем:Караидел районында туганнар Төркем:Башкортстанда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:«Берлинны алу өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:«Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары Төркем:Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары Төркем:Ленин ордены кавалерлары Төркем:Самар дәүләт техник университетын тәмамлаучылар Төркем:2017 елда вафатлар Төркем:21 апрель көнне вафатлар Төркем:1924 елда туганнар Төркем:8 март көнне туганнар