Вакыйгалар 1 март — Родезия Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итте. 11 май — Озак еллар буена Иран белән Бөекбритания бәхәсләшкәннән соң, БМО Иминлек Шурасы Бәһрәйн утрауларына бәйсезлек бирергә карар кыла. 20 май — Мао Цзэдун Америка империализмына каршы дөнья инкыйлабына өнди. 4 июнь — Тонга Бөекбританиядән бәйсезлек ала. 18 июнь — Казанда Татарстан кунакханәсе һәм Куйбышев мәйданы астындагы җәяүлеләр кичүе сафка баса. 21 июль — да Асуан гидротөене төзелеше тәмамлана.
Туулар
5 март — Александр Вучич, Сербия президенты. 24 март — Рамай Юлдашев, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте вәкиле. 19 апрель — Гөлнара Абитова, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры актеры, Татарстанның атказанган артисты. 30 июль — Артем Хохорин, ТР буенча эчке эшләр министры. 2 август — Лилия Хәмитова, татар җырчысы. 23 август — Марат Кәбиров, татар язучысы. 24 август — Ләйсән Юнысова, журналист, шагыйрә. 24 сентябрь — Марат Сафиуллин, Татарстан дәүләт эшлеклесе. 8 октябрь — Мэтт Дэймон, (Matthew "Matt" Paige Damon), Америка актеры. 8 октябрь — Садыйк Хан, 2016 елдан Лондон мэры.
Вафатлар
4 март — Педер Хузангай, Чуаш АССР халык шагыйре. 11 июнь — Александр Керенский, Россия Вакытлы хөкүмәте рәисе. 16 июль — Сәет Булатов, театр эшлеклесе. 28 июль — Әхмәтзәки Вәлиди, башкорт милли хәрәкәте лидеры, галим. 1 сентябрь — Франсуа Мориак, француз язучысы, шагыйрь.
Төркем:1970 ел Төркем:Еллар