Ганс Христиан Андерсен (дат. Hans Christian Andersen, 1805 елның 2 апреле — 1875 елның 4 августы) — мәшһүр Дания язучысы һәм шагыйре. Бөтен дөньяга мәшһүр әкиятләрнең авторы. Бөек әкиятче тагын кайчан туар?
«Импровизатор» (1835) романында түбән катламнан чыккан хыялый шагыйрь һәм җәмгыять каршылыгы тасвирлана. Андерсенның «Аккургаш солдат» (1838), «Былбыл» (1843), «Шыксыз үрдәк бәпкәсе» (1843), «Кар кыйралбикәсе» (1844), «Ана» (1848) кебек мәшһүр әкиятләре һәм «Сурәтсез сурәт китабы» (1840) шул дәвердә иҗат ителгән. «Мулат» (1840) пьесасын, «Шагыйрь базары» (1842) юл ларын язган. «Ике баронесса» (1849) романында катлаулар (сословный) җәмгыятен тәнкыйтьләп чыккан.
Һанс Христиан Андерсен әкиятләренең татар теленә тәрҗемәләре 1989 елда Татарстан китап нәшриятендә басылган "Һанс Христиан Андерсен. Әкиятләр" җыентыгы (ISBN 5-298-00503-9). Җыентыкка Тәслимә Дәрзаманова (Оле-Лукойе. Кечкенә Ида чәчәкләре. Борчак өстендә принцесса. Кыргый аккошлар. Чакматаш. Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе. Чыдам кургашын солдат. Иске йорт. Акчәчәк. Җитен. Су кызы), Бикә Рәхимова (Уймак кыз. Сандугач), Празат Исәнбәт (Чыршы. Патшаның яңа киеме. Карбикә) тәрҗемә иткән барлыгы 16 әкият тупланган. Китапның тиражы 50 мең экз. 2008 елда "Мәгариф" нәшрияты Андерсенның татар теленә тәрҗемә ителгән 17 әкиятен туплап "Унике сәяхәтче" исемле китапны бастырган. Әкиятләрне Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.
Фотосурәтләр
Кызыклы фактлар Андерсенның Исаак Ньютон турында әкият бар. Андерсенда Александр Пушкин автографы булган иде.
Шулай ук карагыз
Г. Х. Андерсен исемендәге премия
Сылтамалар
Андерсенның кайбер әкиятләре татар телендә
Төркем:Балалар язучылары Төркем:Дания язучылары