Халыкара яшьләр елы (БМО).

Вакыйгалар 1 гыйнвар — беренче югары дәрәҗәле доменнар теркәлә (.arpa, .com, .edu, .gb, .gov, .mil, .net, .org, .us). 15 гыйнвар — Урта Азиянең иң югары бинасы (Ташкент телеманарасы — ) төзелеше тәмамлана. 20 гыйнвар — Рональд Рейган АКШ президенты вазифаларына икенче мөддәткә керешә. 16 февраль — Исраил Ливаннан гаскәрләрен чыгара башлый. 11 март — СБКФ ҮК пленумы Генераль сәркатиб булып Михаил Горбачевны сайлый. 25 март — Лос-Анҗелеста 57-нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы уза. 26 апрель — Варшава килешүе 30 елга озайтыла. 25 май — Бангладешта тропик циклон гә якын кеше тормышын өзә. 17 июнь — АКШ-да Discovery каналы тапшыра башлый. 14 июль — Люксембургның кечкенә Шенген шәһәрендә җиде дәүләт арасында (Бельгия, Нидерландлар, Люксембург, Франция, Алмания, Португалия, Испания) Шенген килешүе имзалана. 31 август — Титаник көймәсе табыла. 29 декабрь — Новосибирскта Себернең беренче метрополитены ачыла.

Туулар right|100px|thumb|Динияр Биләлетдинов

17 гыйнвар — Илнур Закиров, Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты. 5 февраль — Криштиану Роналду, футболчы. 27 февраль — Динияр Биләлетдинов, футболчы. 22 март — Камил Сәмигуллин, татар дин әһеле, Татарстан мөфтие. 26 март — Кира Найтли британ актрисасы. 29 март — Шакур, татар рәп җырчысы. 21 апрель — Алинә Сафиуллина, татар җырчысы. 24 апрель — Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының хуҗалык җитәкчесе. 28 сентябрь — Айсылу Имамиева, җурналист, язучы. 3 ноябрь — Гүзәлия Нәҗипова, Габдулла Кариев театры артисты. 8 декабрь — Илдар Әхмәтов, татар эстрада җырчысы. 26 декабрь — Гөлчәчәк Хәмәдинурова, актриса, Камал театры.

Вафатлар

Гариф Галиев, татар язучысы. 11 гыйнвар — Вазыйх Исхаков, татар язучысы. 11 гыйнвар — Ярулла Вәлиев, татар язучысы. 12 февраль — Тәлгать Нигъмәтуллин, татар актеры. 10 март — Константин Черненко, ССРБ сәясәтчесе, СБКФ ҮК генераль сәркатибе. 20 март — Кузьма Новоселов, очучы, Советлар Берлеге каһарманы. 23 март — Шәзам Сафин, классик төр көрәшчесе, XV Олимпиада уеннары җиңүчесе. 24 май — Мөхәммәт Гайнуллин, татар галиме, әдәбият белгече. 7 сентябрь — Абдрахман Кумысников, балет артисты, балетмейстер, педагог. 19 сентябрь — Итало Кальвино, итальян язучысы. 30 сентябрь — Симона Синьоре, француз киноактрисасы. 12 ноябрь — Әхмәт Бикчәнтәев, татар архитекторы.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Нури Арсланов, татар шагыйре («Иделем — илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Нури Арсланов.

Нобель премиясе лауреатлары right|100px|thumb|Франко Модильяни Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Клаус фон Клитцинг. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Херберт Хауптман, Джером Карле. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Майкл Браун, Джозеф Голдштейн. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Клод Симон. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Франко Модильяни. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Дөнья табиблары атом-төш сугышын булдырмас өчен.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

* Төркем:Еллар