<noinclude> Идел буе федераль округы () — Россия Европа өлешенең үзәгендә урнашкан административ-территориаль оештырма. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.
Округның мәйданы бөтен Россия мәйданының 6,08 % алып тора.
2008 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округының халык саны — 30 млн. 241 мең 581 кеше (Россия халкының 21,3 %). Халыкның төп өлешен шәһәрлеләр тәшкил итә. Мәсәлән, Самар өлкәсендә бу күрсәткеч 80 %тан арта, ә гомумрусия күрсәткече — 73 % тирәсе.
Идел буе федераль округы сәнәгый җитештерүенең Россия икътисадындагы өлеше — 23,9 %, һәм бу иң зур күрсәткеч (икенче урында Үзәк федераль округ тора). 2005 елның икенче кварталында округның Россиядәге авыл хуҗалыгының тулаем продукция җитештерүендәге өлеше — 24,7 %. Идел буе федераль округына инвестицияләр кертүнең күләме бөтенрусия инвестицияләренең 15,3 % алып тора.
Президент вәкилләре Сергей Кириенко — 2000 елның 18 маеннан 2005 елның 14 ноябренә кадәр Александр Коновалов — 2005 елның 14 ноябреннән 2008 елның 12 маена кадәр Григорий Рапота — 2008 елның 12 маеннан 2011 елның 14 декабрена кадәр Михаил Бабич — 2011 елның 14 декабреннән бирле
Милли состав Руслар: 21 млн. 148 мең 120 кеше (67,88 %) Татарлар: 4 млн. 063 мең 720 кеше (13,04 %) Чуашлар: 1 млн. 417 мең 228 кеше (4,55 %) Башкортлар: 1 млн. 349 мең 633 кеше (4,33 %) Мордва: 655 мең 926 кеше (2,11 %) Арлар: 560 мең 764 кеше (1,8 %) Чирмешләр: 511 мең 919 кеше (1,64 %) Украиннар: 401 мең 614 кеше (1,29 %) Казакълар: 228 мең 016 кеше (0,73 %) Коми-пермяклар: 106 мең 643 кеше (0,34 %) Әрмәннәр: 105 мең 073 кеше (0,34 %) Беларуслар: 94 мең 158 кеше (0,30 %) Азәриләр: 84 мең 183 кеше (0,27 %) Милләтләрен күрсәтмәүчеләр — 78 мең 535 кеше (0,25 %) Алманнар: 71 мең 460 кеше (0,23 %) Яһүдиләр – 29 мең 618 кеше (0,09 %)
Округның составы right|border
Республикалар Башкортстан (1) Мари Ил (4) Мордовия (5) Татарстан (12) Удмуртия (13) Чуашия (2)
Край Пермь крае (9)
Өлкәләр Киров (3) Түбән Новгород (6) Ырынбур (7) Пенза (8) Самар (10) Сарытау (11) Сембер (14)
Эре шәһәрләр Түбән Новгород 1 255 159 Самар 1 169 284 Казан 1 161 308 Уфа 1 081 346 Пермь 1 000 679 Сарытау 836 900 Тольятти 719 484 Ижау 627 917 Сембер 624 600 Ырынбур 570 329 Пенза 520 002 Яр Чаллы 513 823 Киров 502 597 Чабаксар 470 900 Саранск 326 100 Стәрлетамак 274 400 Дзержинск 254 937 Йошкар-Ола 263 506 Орски 238 006
Искәрмәләр
Сылтамалар РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Сусанин / Удмурт Республикасы (Удмуртия), Ижау һәм Идел буе хәбәрләре
*