Вакыйгалар 25 гыйнвар — Икенче бөтендөнья сугышы: Таиланд АКШ һәм Бөекбританиягә каршы сугышка керә. 24 февраль — беренче тапкыр эфирга «Америка тавышы» радиостанциясе чыкты. 15 май — Уфада ислам руханилары корылтае башлана. 30 май — Икенче бөтендөнья сугышы: британ һава көчләре Кельн шәһәренә һөҗүм итә. 9 август — британнар Маһатма Гандины кулга алалар. 23 октябрь — Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мисырда инглиз һәм алман гаскәрләре арасында сугыш башлана.
Туулар
1 гыйнвар — Иршад Гафаров, тарихчы-галим. 3 гыйнвар — Разим Вәлиуллин, татар язучысы, композитор. 5 гыйнвар — Ренат Насыйров, татар рәссамы. 10 гыйнвар — Илгиз Кәримов, журналист, публицист, тәрҗемәче. 17 гыйнвар — Мөхәммәт Али (Кассиус Клей), мәшһүр Америка боксеры. 20 гыйнвар — Рәфкать Гомәров, баянчы. 18 февраль — Рәфкат Кәрамиев, язучы. 25 февраль — Роберт Әбелмәмбәтов, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре. 28 март — Мидхәт Әбделмәнов, татар шагыйре. 7 апрель — Фәридә Шакирова, журналист. 22 апрель — Илфак Абдуллин, галим. 1 май — Эльер Ишмухамедов, үзбәк режиссёры. 18 июнь — Пол Маккартни, «Битлз» музыкаль төркеме катнашучысы. 5 август — Илгизәр Миргалимов, дирижер, КДМИ профессоры. 20 август — Равил Вәли, татар язучысы, журналист. 21 август — Газиз Кашапов, татар язучысы. 3 сентябрь — Константин Васильев, рәссам. 20 сентябрь — Камил Вәлиев, Әлмәт театрының сәнгать җитәкчесе. 13 октябрь — Нурия Ирсаева, драма актеры, С. Юлаев премиясе лауреаты (1981). 14 ноябрь — Наталия Гутман, виолончелист, ССРБ халык артисты (1991).
Вафатлар
5 гыйнвар — Гыйльметдин Шәрәф, җәмәгать эшлеклесе, язучы, нашир. 8 гыйнвар — Солтан Габәши, татар композиторы. 14 гыйнвар — Хәбибрахман Зәбири, күренекле татар мәгърифәтчесе, матбугатчы, дәреслекләр авторы. 21 гыйнвар — Галләметдин Ханисламов, дин эшлеклесе һәм журналист. 31 гыйнвар — Мирзаҗан Байкиев, беренче татар скульпторы һәм рәссам-реставратор. 29 март — Имай Насыйри, татар журналисты, язучы. 30 март — Вәдүт Мифтах, татар шагыйре. 25 май — Зәки Котлин, генерал-майор. 15 июнь — Вера Фигнер, инкыйлабчы-террорчы, язучы. 28 июнь — Янка Купала, Беларус совет шагыйре, драматург, публицист. 17 июль — Сабир Шәрипов (Дәүләтшин), инкыйлабчы, язучы. 26 июль — Роберто Арльт, аргентин язучысы. 6 август — Януш Корчак, язучы, табиб. 15 август — Борһан Мансуров, инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) беренче рәисе. 14 сентябрь — Николай Столбов, Советлар Берлеге каһарманы. 4 октябрь — Касыйм Вахит, татар шагыйре. 26 октябрь — Низам Карипов, язучы, драматург. 1 ноябрь — Ефрем Еллиев, чуаш язучысы. 22 декабрь — Шәриф Камал, татар язучысы. 31 декабрь — Ильяс Кудашев-Ашказарский, татар театрына нигез салучыларның берсе. Әхтәм Әминев, татар язучысы, шагыйрь. Апрель аенда һәлакъ була.
Төркем:1942 ел Төркем:Еллар